Алга
  • Рус Тат
  • Әкияти шәһәрчектән кайтасы да килми

    Яңа ачылган балалар шәһәрчегенә баргач, күп балалардан нәкъ менә шушы сүзләрне ишетергә мөмкин иде. Әйе, шәһәрчек әкият дөньясына охшап калган. Монда ниләр генә юк: матур-матур таганнар да, таучыклар да, фонтан да, утыргычлар да, ямь-яшел түшәлгән чирәм дә, аттракционнар да... Олылар балалар өчен бөтенесен эшләгән һәм җиренә җиткереп.

    Танылган педагог Сухомлинский баланы әйләнә-тирә мохиткә шулай итеп ияләштерергә кушкан: бала көн саен үзенә яңалык ача торган булсын. Ул табигатьнең могҗизаларга бай булуын тоеп, аның кадерен белеп үссен. Шул рәвешле, саф күңелле эчкерсез балалар тәрбияләргә өндәгән. Бик яхшы фикерләр калдырган укытучы. Чыннан да, бары күзәтү, табигатьтә булу, хайваннар, үсемлекләр дөньясы белән аралашу аша гына сабый корткычларның үсемлекләрне корытуын, ә эт белән мәче карауга һәм назга мохтаҗ булуын, сынган агачның башка үсмәвен белеп-аңлап тәрбияләнергә тиеш. Болар бар да табигать-анабыз турында алган тәҗрибә. Нәкъ менә шушы юл аша сеңгән белемнәр, баланы игелекле, кеше хәленә керә белүче сизгер, ярдәмчел, ахыр килеп, үз гаиләсенә, дусларына шәфкатьле булып үсәргә мөмкинлек бирә.
    Бар да шулай гади һәм аңлаешлы булса иде дә. Нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы булуын аңлату алай ук җиңел түгел шул. Мәсәлән, җимерү эшчәнлеге баланы нинди тикшеренүләргә илтә икән? Моны бернинди аң-төшенчә белән аңлап булмый. Мин сүземне нәрсәгә борам, дип уйлаучыларга җавабым әзер.
    Безнең редакциягә балалар шәһәрчеге ачылганның икенче көнендә үк район үзәгенең борчуга калган кешеләре чылтырата башлады. Питрәчлеләр шәһәрчектә уйнап йөргән балаларның әле яңа гына түшәлгән газонны чуалтып, кузгатып, аның белән бер-берсенә атышулары, газоннан таудан шуган кебек төшеп-менеп йөрүләре төнге фонарьларга тупас кагылулары борчый. Алар бит әле ныгымаган, яхшылап үсеп тә китмәгән. Шундый тупас мөгамәләгә әзер дә түгел.
    Балалар шәһәрчегендә "кулга оста мастерлар" шулай итеп әкият дөньясына һөҗүм итә, аны "үзләштерә" имеш. Аларны бер нәрсә белән генә тынычландырып булыр ахры: бөтен нәрсәне тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү яздырып бара. Иң кызу "үзләштерүчеләрне, тикшерүчеләрне" экранда күрергә һәм аларның гамәлләре турында фактларны күз алларына куярга була. Хәтта җәза бирергә дә мөмкин. Бәлки, сак хезмәте дә билгеләп кую кирәктер.
    Әмма иң мөһиме башкада. Бу турыда питрәчлеләр үзләре дә, сабыйларның әти-әниләре дә әңгәмә вакытында телгә алды: һәркемгә үз карашын, фикерләвен үзгәртергә кирәк. Һәм яхшы якка.
    Гүзәл шәһәрчегебез уртак байлыгыбыз, тырышлыгыбыз нәтиҗәсе булып тора. Аны төзүдә бик күп кешеләрнең хезмәте, кул көче кергән. Шулай булгач, аны бөтенебез бергәләп кадерләп тотыйк, саклыйк, яратыйк. Бу бик гади эш. Бары теләк кенә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: