Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күннән Рәшидә Галәви “Ак чәчәкләр” фильмын караганда яңарган истәлекләре белән уртаклашты

Без, Күн кешеләре дә үзебезнең мәдәният йортында "Ак чәчәкләр" фильмын карау бәхетенә ирештек. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Төрле яшьтәге тамашачылар, тып-тын калып, фильмны тамаша кылдылар. Инде әлеге фильмны телевидениедән кабат карадык.

"Ак чәчәкләр" романын Габдрахман Әпсәләмов 1965 елда бастырып чыгарды. Халык романны бик яратып, ябырылып укыды. 1962-1974 елларда Күндә Культура университеты эшләде. Аның эшен мин алып бардым. Культура университеты дигәннән, ул 1939-41 елларда да эшләгән Күндә. Ул вакытта мәктәптә шагыйрь Вәдүт Мифтахов, хатыны Дарья Семеновна, атаклы артистка Гөлсем Болгарскаяның кызы Фирдәвес Болгарская укыткан. Алар клубта мәдәни-агарту чараларын даими рәвештә үткәргәннәр. Халыкны тәрбияләгәннәр. Кешеләрне җәлеп итү өчен концертлар, концерт-лекцияләр, спектакльләр оештырганнар. Дарья Семеновна балалар белән акробатик этюдлар куйган. Арча педучилищесын тәмамлап килгән яшь укытучы Факиһә Муллахмәт кызы Ганиева (Рафикова) сәхнәдә бөтерелеп биегән. Аны шул концертларның берсендә МТС директоры Фарси Рафиков күреп алган, яраткан һәм алар өйләнешкәннәр. Сугышка киткәндә, ул көмәнле хатынын Алабугага әнисе янына кайтарып куя, Луиза исемле кызы туа. Луиза ханым бүген Алабуга шәһәрендә яши. Гомере буе төзелештә хезмәт куя, ташчы. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерә. Хәзер лаеклы ялда, тавышы матур, аһәңле, "Сөембикә" ансамбленә йөри һәм чыгышлар ясый.

Бер башлагач, Луиза ханымның әтисе турында да языйм инде. Фарси Рафиков Белоруссия фронтында сугыша. Саперлар командиры. 34 яшендә 1945 елның февраль аенда бомбежка вакытында Нейсе елгасы ярларында Һәлак була. Кабере Польшаның Цыбинка дигән шәһәрендә.

Луиза ханым бер күрмәгән әтисен гомере буе сагынып яши. Әтисенең кайчан һәм ничек һәлак булуы, җәсәденең кайда ятуы турында аңа поляк язучысы Януш Пшемановский хәбәр итә.

"Гомерем буе "әтием" дип әйтергә тилмереп яшәдем", - ди Луиза Фарси кызы, көрсенеп.

1962 елда яңадан эшли башлаган Культура университеты дәресләрендә башка язучылар белән беррәттән Габдрахман Әпсәләмов та катнашкан иде. Бу 1963 елның кышы иде. Аннан соң Г.Әпсәләмов Пермь өлкәсендәге укучылары белән очрашуга китә һәм, йөрәге авыртып, хастаханәгә керә. Хәле җиңеләйгәч, ул Казанга кайта, үзен дәвалаган врачларга рәхмәт йөзеннән әдәби әсәр өстендә эшли. Шулай итеп, татар әдәбиятының йөзек кашы булган " Ак чәчәкләр" романы туа. Татар әдәбиятында гына түгел, хәтта совет әдәбиятында да табибларның авыр һәм җаваплы хезмәтенә дан җырлаган бердәнбер талантлы әсәр ул "Ак чәчәкләр". Нәкъ ярты гасырдан соң татар киносы туып ятканда, "Ак чәчәкләр" романына мөрәҗәгать итү Габдрахман Әпсәләмовның зур талант булуы турында сөйли. "Ак чәчәкләр" фильмы да бик әйбәт килеп чыккан. Фильмны тудыручыларга зур рәхмәт. Күн мәдәният йортында фильмны караганда мин яшьлегемә кайттым, истәлекләргә чумдым, үткәнемне сагынып утырдым. Ни дисәң дә, совет чорында кешене тәрбияләүгә игътибар бирелгән икән! Хәер, һәр чорның үз бурычы: бүген татар милләтен тәрбияләү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Књн, Укучы фикере