Көек авылы лицее укытучысы хәрби операция зонасында хезмәт итте
Василийның “Сугышчан казанышлары өчен” медале һәм Коры җир гаскәрләре ордены бар
Василий Казан танк училищесын аерымлык билгеләре белән тәмамлый. 1986-1992 елларда Польшада хезмәт итә. Хәрби хезмәт елларында рота, танк батальоны, танк полкы командиры, хәрби часть кафедрасы башлыгы була. 2015- 2020 елларда Казан Югары Танк Команда Кызыл Байрак училищесында өлкән укытучы булып эшли. 2021 елның сентябреннән 2023 елның маена кадәр “Алгоритм” лицеенда тормыш имимнлеге нигезләре педагог-оештыручысы булып эшли, “Яшь армияче” отряды белән җитәкчелек итә. 2023 елның июнендә үз теләге белән махсус хәрби операция сафларына китә.
2023 елның июненнән августка кадәр Хабаровск шәһәрендә Дамир Исламов исемендәге танк батальонын укыта. Алты ай хезмәт итү чорында, Василий Васильевич 25 нче гомумхәрби армиянең 67 нче мотоукчылар дивизиясенең 37 нче мотоукчылар полкының танк батальоны командиры була. 2024 елның гыйнварына кадәр махсус операция зонасында булып, Ватаныбыз чикләрен саклый. Яралана. 2024 елның 13 гыйнварында хәрби хезмәт яшеннән чыгып, запаска җибәрелә.
Василий кабат лицейга әйләнеп кайта һәм яшь буын белән эшен дәвам итә, малайларда һәм кызларда үз Ватаны өчен горурлык һәм аның киләчәге өчен җаваплылык хисе формалаштыра. Дәресләрдә ул укучыларга намус һәм батырлык турында күп сөйли. Аның укучылары – яшь армия отряды һәм “Форпост” отряды әгъзалары – район һәм республика патриотик конкурсларында сафка әзерлек элементларын үтәүдә, Калашников автоматын җыюда һәм сүтүдә, йөгерүдә, граната ыргытуда, гомумхәрби саклану комплекты һәм противогаз киюдә, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтүдә осталыкларын күрсәтәләр.
Василий, үз иленең патриоты буларак, кабат хәрбиләр сафына кайту өметен калдырмый. 2024 елның августында ул ирекле рәвештә махсус хәрби операциягә китү өчен хәрби комиссариатка барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа