Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көектә яшен сугу нәтиҗәсендә янгын чыккан

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк

Мансард тибындагы бер катлы йорт яна башлый. Чорма эчендәге бинаны төтен чолгап ала. Йортның бөтен җиренә ут таралу куркынычы була. Янгын урынында хуҗа үзе дә булган, ул бина эчендә кешеләр, шартлау куркынычы булган һәм җиңел янып китүчән матдәләр булмавын хәбәр иткән. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, өлешчә 16 квадрат метр мәйдандагы чорма һәм түшәм янып беткән. Янгынның башлангыч сәбәбе – яшен сугу, матди зыян 500 мең сум тәшкил иткән.

– Үзеңне саклауның иң ышанычлы ысулы – бинада яшеннән саклау системасын урнаштыру. Ул яшен сезнең йортка эләксә дә, йорт, барлык кыйммәтле техника да исән калачагына йөз процент диярлек гарантия бирә, – дип билгеләде Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков. – Аның эш принцибы шактый гади: яшен түбәгә эләккәнче үк аны тотып ала. Мондый яшеннән саклау системасы өч элементтан тора: түбәдә урнаштырылган яшен кабул иткеч, ток үткәргеч һәм җиргә тоташтыру чыбыгы. Һавадагы яшен чаткысы башта яшен кабул иткечкә эләгә, ә аннары ток үткәргеч буенча җиргә китә, шунда нейтральләшә дә, – дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса