Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колай авылы терлекчеләре үз бурычларын уңышлы үти

Без районның алдынгы хуҗалыкларының берсендә – «Агролак-К» ҖЧҖдә булып кайттык.

- Безнең фермаларда 1050 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 440ы - фураж сыерлары. 338е савыла. Калган 610ы таналар, үгезләр, бозаулар, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафаил Галимов.

Фермада ике сменалы эш графигы. Иртәнге савым 4 сәгатьтә башлана. Төш вакытында смена алмашына. Икенче смена кичке сәгать 9га кадәр эшли. Хайваннар тәүлек буе күзәтү астында: моның өчен төнге кизү тору оештырылган.

Хуҗалыкта 9 сыер савучы эшли. Алар арасында тәҗрибәлеләр дә, яшьләр дә бар. Наталья Давыдова, Рая Симонова, Зөлхәмәр Моталимова, Дилфүзә Матчанова һәм Альбина Аверьянова бу көннәрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Шулай ук белгечләр - баш ветеринария табибы Татьяна Чернова, орлыкландыручы Айгөл Нуриева, лаборант Илшат Хәмзин һәрвакыт эш урыннарында.

- 11 айга бер сыердан 6860 килограмм сөт савып алынды. Ел ахырына аны 7200-7300 килограммга кадәр  җиткерергә телибез. Бу максатка ышанычлы адымнар белән барабыз, - ди баш зоотехник. - Бер сыердан тәүлеклек савым 24,6 килограмм тәшкил итә, узган ел 19,5 килограмм иде. Көн саен 8500 тонна югары сыйфатлы сөт тапшырабыз, - диде ул.

Белгеч билгеләп үткәнчә, уңыш хезмәткәрләрнең эшен дөрес оештыруга һәм терлек азыгының төрлелегенә бәйле.

- Сыерларның көндәлек рационына сенаж, салам, кукуруз, арпа, көнбагыш, рапс шроты, патока һәм башкалар керә. Терлекләрне кышлатканда ашату гына түгел, яхшы тәрбия дә бик мөһим. Безнең хезмәткәрләр үз эшләрен беләләр, алар үз эшләрен яратып һәм җаваплы башкаралар. Җитәкчелек тә ярдәм итә. Безнең генераль директорыбыз Раил Галләмов фермаларда еш була, эшчеләр белән аралаша, тормыш мәсьәләләрендә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - дип сөйләде Рафаил Галимов.

 

Теманы дәвам итеп

Район буенча тулаем савым 56995 килограмм тәшкил итә, узган ел 51144 килограмм иде.

Алдынгылар рәтендә «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ бара.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: авыл хуҗалыгы

2
X