Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колай һәм Богородск авылларында гражданнар җыеннары узды

Авылны төзекләндерү мәсьәләләре – халыкның игътибар үзәгендә

Авыллар елдан-ел үзгәрә, матурая. Бу атнада  Колай һәм Богородск  авылларында узган  гражданнар җыеннарында  сүз  соңгы вакытларда башкарылган эшләр турында барды.

Үзара салым буенча эш

Колай авыл җирлегендә узган ел төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Яздан халык үзләренең йорт яны территорияләрен чистарту белән актив шөгыльләнделәр. Әмма санкцияләнмәгән чүплекләр дә очрамый калмый.  Нигездә, Тогашево һәм Колай тирәсендә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер авылларда чүп-чарны капчыкларда җыю оештырылган, кайдадыр яңа пластик контейнерлар белән җиһазландырылган контейнер мәйданчыклары урнаштырылган. Территориядә  каты көнкүреш калдыкларын чыгару машинасы көн саен эшли. Шулай ук яз һәм көз айларында зиратта тәртип урнаштырылган. 

«Агролак-К» җитәкчесе Раил Галләмовка һәм зират тирәсен җыештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Алар - Федотов Анатолий Михайлович, Каневец Борис Александрович, Харламов Валерий Сергеевич һәм Хлопкова Надежда Сергеевна, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская.

Авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча 393 000 сум акча җыелган, бу, дәүләт ярдәмен исәпкә алып, 1965000 сум тәшкил итә. Колай авылында бу акчага 6 гидрант урнаштырылган, Советская урамында 320 метр юлга таш җәелгән һәм республика юлыннан зиратка таба юлга асфальт җәелгән. Тогашевода шулай ук гидрантлар урнаштырылган, ә Арышхаздада яшәүчеләр  Садовая урамына юлга бут таш җәяргә карар кылган. Олы Дүрт өйле авылында баскычны ремонтлау һәм яктырткычлар сатып алу өчен чыгымнар өлешчә үзләштерелгән. Карповкада балалар мәйданчыгын төзеп бетергәннәр, анда балалар да, олылар да рәхәтләнеп ял итә алачак. Быел үзара салым акчаларын җыю  эше дәвам итәчәк. Гражданнар җыеннары карары буенча проблемалы мәсьәләләр сайлап алынды. 
Узган ел яңа объектлар да барлыкка килде. Карповкада яңа модульле ФАП төзелде, ә Колайда комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пункт төзүне төгәлләделәр. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Колай авылында 5 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылды.


Су һәм социаль объектлар җитмәү мәсьәләсе

Богородск авыл җирлегендә дә өч яңа социаль объект барлыкка килде. Көек авылында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп ачылды һәм илкүләм проект буенча 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде. 120 урынлык балалар бакчасы Богородск авылында да төзелде, ул февраль аенда үз ишекләрен ачачак. Көектә яңа балалар мәйданчыгы төзелде, ул койма белән әйләндереп алынган һәм тышкы видеокүзәтү һәм урам утлары белән җиһазландырылган. 
Бу җирлек бик актив үсә, халык саны да арта. Агымдагы елның 1 гыйнварына теркәлгән кешеләр саны 14587 кеше тәшкил итте. Фактта яшәүче халык саны берничә тапкыр күбрәк.  Шуннан проблемалы сораулар килеп чыга да инде. Шуларның берсе - халыкны су белән тәэмин итү: челтәрләр йөкләнешкә түзми. Ел дәвамында 98 авария бетерелгән, 6 насос алмаштырылган. 
Әмма планлы рәвештә коммуналь хезмәт көче белән проблема хәл ителә. Мәсәлән, 940 метр озынлыктагы яңа суүткәргечләр алыштырылган һәм үткәрелгән, Камыш авылында (3) һәм Көектә (2) янгын гидрантлары урнаштырылган, идарә итү һәм яклау автомат станциясе урнаштырылган, Богородск авылында Центральная урамы буенча юлны реконструкцияләү кысаларында 590 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәрләр күчерелгән һәм 12 янгын гидранты урнаштырылган, шулай ук үзәк суүткәргечтән кулланучыларга 550 метр торба салынган.
Беренче Май бистәсендә яңа автоматлаштырылган идарә станциясе белән өстәмә скважина эшли башлады. Шулай ук Гильдеево авылыннан Көек авылының Озерная урамына су башнясы күчереп урнаштырылган.
Икенче проблема - белем бирү учреждениеләре җитмәү. Көектә яңа мәктәптә – 1512, ә Богородск авылында 381 укучы белем ала. Балалар ике сменада укый, автобус белән  йөртү оештырылган. 333 бала «Алтын балык» балалар бакчасына, 49 бала Богородск балалар бакчасына йөри. Яңа балалар бакчалары 220 һәм 120 урынга исәпләнгән. Бюджет хисабына өстәмә урыннар булдыру планлаштырыла.
Авыл халкын, яңа социаль объектлар төзелерме, юкмы, дигән сорау борчый. Быел Көек авылында поликлиниканы һәм янгын депосын проектлау башланачак. 


Богородск авыл җирлегендә гомуми файдаланудагы автомобиль юллары озынлыгы да артты һәм 160,6 км тәшкил итте.

2021 елда авыл эчендәге юлларны төзекләндерү буенча  түбәндәге эшләр башкарылды: 
Богородск авылында Центральная урамының бер өлешендә 200 метр юл салынды. 
Гильдеево авылында дәүләт ярдәме программасы буенча «Ветерок» бакчачылык ширкәтенә 860 метр, «Радуга» һәм «Зеленый дол» бакчачылык ширкәтләренә 850 метр асфальт түшәлде.
Ильинка бистәсендә Центральная урамында 360 метр юлга асфальт салынды.
Көек авылында Центральная  урамына - 1100 метр, Полевая, Овражная һәм 1-ая Центральная урамнарына 1200 метр юлга асфальт җәелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X