Корбанга чалынасы малга карата таләпләр
Корбан бәйрәме ел саен зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 9 июльгә туры килә. Мөселманнарның иң көтеп алган, изге бәйрәме бу.
Бүген Корбанга чалынасы малга карата булган таләпләрне исегезгә төшерәбез:
– бер күзе дә сукыр булмаска;
– аягы аксамаска;
– колаклары тулысынча киселмәскә;
– тешләре коелмаска;
– койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга;
– имчәкләре үз урынында булырга;
– талчыккан, хәлсез булмаска;
– тумыштан колаксыз яки койрыксыз булмаска;
– чирләмәскә;
– нәҗескә буялмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia