Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупция үлемсез түгел

Безнең илдә коррупция һәм аның чагылышларына каршы көрәш күптәннән алып барыла. Практикадан күренгәнчә, коррупцияне тамырдан юкка чыгаруга ирешеп булмый. Шулай да, антикоррупцион мониторинг нәтиҗәләренә караганда, коррупция проблемасын төп проблемалар рейтингында билгеләп үтүче респондентлар саны елдан-ел кими бара. Мониторинг нәтиҗәләрен коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышында тикшерделәр.

Бу утырышта мәнфәгатьләр низагы, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә чыгымнарның үтә күренмәлелек һәм башка бик күп нәрсәләр турында сүз алып бардылар. Антикоррупцион мониторинг нәтиҗәләре турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова сөйләде.
- Быел үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча безнең республикада ришвәтчелек дәрәҗәсе кимүе күзәтелә, моңа хокук саклау органнары эшчәнлеге, коррупция профилактикасы буенча системалы эш алып бару да йогынты ясады, - дип билгеләп үтте ул.
Мониторинг барышында 3110 кеше сораштырылган. Респондентлар республикада коррупция дәрәҗәсен уртача дип билгеләгән. Сораштырудан күренгәнчә, быел безнең районда коррупцион хәлгә юлыккан кешеләр узган елгыга караганда кимегән.
Коррупцион ситуациягә, нигездә, шәһәр халкы эләгә икән, өстәвенә, хатын-кызлар ир-атларга караганда ришвәтчелек очрагына ешрак юлыга ди. Коррупция белән очрашкан респондентның уртача яше – 30-49 яшь. Ришвәт биргән гражданнарның яртысыннан артыгы урта һөнәри, яисә югары белемгә ия. Бәяләүләр буенча, көнкүреш коррупциясе өлкәсендә ришвәтнең уртача күләме 39 мең сум тәшкил иткән, республика халкының 47,3 проценты фикеренчә, узган ел белән чагыштырганда, ул үзгәрмәгән.
Кешеләрне ришвәт бирергә этәргән сәбәпләр төрле: һәр өченче очракта диярлек (30,2%) – ришвәт бирүче илтифатлылыкка өметләнә яисә сыйфатлырак хезмәт алырга тели, кешеләрнең 27,1 проценты шулай кабул ителгәнгә күрә генә ришвәт биргән, респондентларның 24,8 проценты проблеманы законлы юл белән хәл итү өчен вакыт яки мөмкинлекләр юк иде дип күрсәткән, ә сораштырылучыларның 14,7 процентыннан ришвәтне таләп итеп алганнар һәм алар моны эшләргә мәҗбүр булганнар. Коррупция очрагына тарыган 46,2 процент респондент ришвәт бирүдән баш тарткан. Мондый гражданлык позициясе, беренче чиратта, проблеманы башка юл белән, ришвәтсез хәл итү мөмкинлеге белән мотивлаштырылган (38,7 процент). Респондентларның 28,8 проценты принципиаль рәвештә ришвәт бирми, сораштырылучыларның 17,1 проценты өчен ришвәт күләме артык зур булган, сораштыруда катнашкан һәр сигезенче кеше җинаять җаваплылыгыннан куркып ришвәт бирми калган. Республика халкының коррупция очрагына тарыган күпчелеге (89, 2 процент) бу хакта хәбәр итмәгән. Респондентларның иң күп өлеше моны “файдасыз, чаралар күрелмәячәк” (39, 4 процент) дип саный.
Сораштырылучыларның 70 проценттан артыгы - Питрәч районында ЮХИДИ, медицина хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары, 40 проценттан артыгы – предприятие директорлары (җитәкчеләре), 20 проценттан артыгы – прокуратура хезмәткәрләре арасында коррупция көчле дип саный.
Биш ел элек үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре кебек үк, 2018 елда да һәр бишенче респондент коррупция сәбәбен менталитетта һәм милли традицияләрдә күрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса