Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупция турында саннар ни сөйли?

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан газетаның баш мөхәррире Ольга Шәрипова район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова белән очрашты һәм 2019 елда «Татарстан Республикасында халык фикерен өйрәнү» дигән социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча фикер алышты.

- Валентина Исаковна, коррупция турында республика халкының фикере нинди, төп проблемалар арасында ул нинди урын алып тора?
- Беренчедән, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, елга ике тапкыр җирле үзидарә органнарының республика территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлегенә мониторинг үткәрелә һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү үткәрелә. Икенчедән, тулаем республика буенча муниципаль берәмлекләрдә төп проблемалар арасында коррупция проблемасы 12 урында тора, анда респондентларның 8%ы (2018 елда - 7,6%) күрсәтелгән. Соңгы елда бер тапкыр булса да 8,5% яки һәр уникенче респондент коррупция ситуациясенә юлыккан. Респондентларның 45,1% үзләре һәм үз тормышларында коррупциянең йогынтысын сизә.
Коррупциянең икътисадка, сәясәткә һәм бизнеска йогынтысын бәяләүнең югары дәрәҗәдә булуына да карамастан, 2011 елдан бирле мондый фикерле респондентларның өлешен киметүдә уңай динамика күзәтелә. 2011 елда респондентларның 60%ы шундый фикер белдерсә, 2019 елда - 45%. Безнең районда яшәүчеләр сораштыру нәтиҗәләре буенча коррупция ситуацияләре белән сирәгрәк очрашкан.
- Республика күрсәткечләренә әйләнеп кайтыйк. Кешеләр ришвәт бирәме? Республикада бер ел эчендә күпме ришвәт алынган?
- Бәяләүләр буенча, көнкүреш коррупциясе өлкәсендә ришвәтнең уртача күләме 45 мең сумга якын тәшкил иткән. Коррупция очрагы турында хәбәр иткән респондентларның өлеше 13,8% тәшкил итә.
- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кешеләр коррупция ситуациясендә катнаша?
- Һәр өченче респондент, вакыт яки проблеманы законлы юл белән хәл итү мөмкинлеге булмау сәбәпле, коррупцион алыш-бирешкә керүен белдерде. Респондентларның 27,8%ы өчен «вазифаи зат тарафыннан яхшы мөнәсәбәткә яки сыйфатлырак эшләүгә ирешү теләге» гамәлләр мотивациясе булып тора. Коррупцион вәзгыятькә кергән респондентларның чиреге үз гамәлләрен гомумкабул ителгән практика белән аңлата, ягъни «чөнки барысы да бирә, шулай кабул ителгән», 12,7% респондент – вазифаи затның эшне озакка сузуыннан туйган (ул үзе ришвәт таләп иткән).
- Ә 2019 елда республика халкы кайсы тармакларны аеруча коррупциялеләр рәтенә кертте?
- Статистика - җитди әйбер, сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкы коррупцияле һөнәрләргә ешрак ЮХИДИ хезмәткәрләрен (50,2%), табибларны, медицина хезмәткәрләрен (49,2%) кертә. Югары уку йортлары укытучылары һөнәрләрнең коррупциячеллеге буенча өченче урында тора, алар 40% респондент фикере белән формалаштырылган. Сораштырылучыларның өчтән бер өлеше хәрби комиссариат хезмәткәрләренең, һәр дүртенчесе – полиция вәкилләренең, һәр бишенчесе – предприятие директорларының һәм башкаларның коррупциячеллеген билгеләп үтә.
Коррупцияне тамырдан бетерү бик авыр һәм бу мөмкин түгел, дигән фикер яшәп килә. Әмма бик нык киметергә мөмкин һәм кирәк. Бу эштә хакимият органнары, хокук саклау органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданнар белән бергәләп кенә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Һәм бу эштә мин барыгызга да уңышлар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса