Алга
  • Рус Тат
  • Кощак авылы күленә күп итеп балык җибәрделәр

    Кощак авылының актив кешеләре, нигездә, яшь егетләр һәм ир-атлар җирле сулыкларны үз шефлыкларына алдылар. Алар аның яр буйларында өмәләр үткәрәләр, браконьер ятьмәләрен җыялар. Көн саен тәртип һәм чисталыкны саклыйлар. Ә хәзер битараф булмаган активистлар күлгә балык та җибәрделәр.

    - Без булмасак, кем? Нәрсәдә булса үзгәртергә теләсәсң,  эшне һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк.  Иң мөһиме, һәркем моны аңласын һәм үзе артыннан чүп-чар калдырмасын, битараф булмасыннар иде, - ди активистларның берсе Евгений Катаев.
    Җирле күлдә бүгенге көндә кәрәкә һәм алабуга балыклары гына яшәгән.
     Кощаклылар 100 килограмм маймыч сатып алдылар, һәм аларны махсус контейнерда алып кайтып, күлгә җибәрделәр. Алар бер генә балыкны да югалтмаска тырышты. Аларга авылдашлары ярдәмгә килде. Шулай, уртак көч белән, маймычлар контейнердан яңа яшәү урынына күчтеләр.
    Инициаторларның берсе Константин Шмелев сүзләренә караганда, алар шул рәвешле күлдә балык санын арттырырга һәм аларны вакланган ашлык белән тукландырырга планлаштыралар. Боларның барысы да киләчәктә монда кечкенә балыклар гына түгел, зур балыклар да тотып, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырачак.
    Хәзер авыл малайлары  яраткан күлләрендә  балык тотар вакыт килеп җитүен зур түземсезлек белән көтә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: