Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кощак авылында яшәүче Клавдия Петровна Носованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Бүген, 95 яшендә дә, күп кенә авырлыклар күргән тыл хезмәтчәне күңел көрлеген югалтмый.

 Ул ялгызы гына яши, әмма күршедә яшәүче оныгы Татьяна Клавдия Павловна турында кайгыртып тора, аңа ярдәм итә.
- Хәзер мин игътибар үзәгендә, барысы да әйбәт, Таняга рәхмәт, мине бик кайгыртып тора, - ди юбиляр.
Клавдия Носова биредә, Кощакта туа, сугыш һәм аннан соңгы елларда заводта да, колхозда да бик күп эшләргә туры килә аңа. Ире Иван Васильевич Носов бик иртә якты дөньядан китә, юбиляр дүрт баласының өчесеннән дә озаграк яши. Әмма, бәхеткә, берүзе калмый, әби турында Татьяна гына түгел, аның Казанда яшәүче улы, калган оныклары (алар сигез), оныкчыклары да янына килгәли.
Традиция буенча, юбилярны район башлыгы исеменнән район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Хәбибуллин, Питрәч халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар Советы Рәисе Эльгиза Фәйзуллина, Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Кощак Питрәч, юбиляр