Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кощак авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Корчагинны соңгы юлга озаттылар

Аның гомере йөз яше җиткәндә өзелде

Фото 2023 елның маенда төшерелде. / Автор фотосы

Әле өч ай элек кенә мин аны Җиңү көне алдыннан газетада бастыру өчен фотога төшергән идем. Ул мине галстук тагып, костюмда каршы алды, әмма түшендә Бөек Ватан сугышы ордены гына иде, аның тагын «Батырлык өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре булса да.

– Бу минем иң төп бүләгем, – диде горурлык белән ветеран hәм, социаль хезмәткәр белән минем үгетләргә карамастан, күкрәгендә орден гына булачагын белдерде.

Үзен ничек хис итүе турында сорагач, «яхшы», дип җавап бирде. Дөрес, бу юлы ул парадка Питрәчкә бармаячак. Килеп чыкмаячак. Фотога төшергәндә аны мәшәкатьләп, борылырга, утырырга, кадрга карарга, елмаерга сорарга уңайсыз булды. Ә ул бик тырышты. Эш кешесе – кирәк булгач кирәк! Олы яшьтә булса да, аны соңгы тапкыр күрәм, дигән уй тумады. Район җитәкчеләре берәр бәйрәм белән котлаганда мин дә килермен, кабат күрермен, дип уйлаган идем.

Павел Семеновичның бездән мәңгегә китүе турындагы хәбәрне ишетү хәтта миңа да бик авыр булды. Бу, чыннан да, бөтен район өчен зур югалту.

Ветеран белән хушлашу тантанасында аның тормышы һәм сугышчан юлы искә алынды. Ул 1925 елның 29 маенда Лаеш районы Бима авылында туа. Сугышка эләккәндә аңа 18 яшь тә тулмаган була. «Багратион» операциясендә катнаша, Витебск һәм Борисовода сугыша. Березино елгасын кичә. 1944 елның 8 июлендә Кенигсбергтан 40 чакрым ераклыкта бомбардировка вакытында яралана. Сугыштан соң «Кощак» җәнлек совхозында баш ветеринария табибы булып эшли.

– Павел Семенович озын, лаеклы гомер кичерде, йөз яше җиткәндә китеп барды, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илназ Дәүләтханов. – Ул мәктәп укучылары hәм яшьләр белән даими очрашып торды, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашты. Павел Корчагин – җиңүчеләр буынының легендар вәкиле, аның тормыш юлы, Ватанга мәхәббәте безнең һәрберебез өчен лаеклы үрнәк булып калачак, – дип ассызыклады Илназ Ринатович.

Ветеранның ике улы, бер оныгы һәм оныкчыгы бар. Олы улы Олег Корчагин искә төшергәнчә, әтисе аларга карата кырыс булган. Сугыш турындагы сорауларга еш кына кул селтәп, «соңыннан», дип җавап биргән. Ул фронтка китәр алдыннан 1942 елда Мәскәү янында әтисе һәлак булуы турында хәбәр килә. Павел Семенович, армиягә озатуны көтмичә, үз теләге белән китә. Ветеран гомеренең ахырына кадәр аккордеонда уйнады. Баксаң, сугышта яраланганнан соң начар эшләгән кулын күнектерү өчен музыка коралына тотынган икән.

Авылдашлары исеменнән пенсионер Анна Мишанина чыгыш ясады. Ул ветеранның никадәр дәрәҗәдә динле булуына соклануын белдерде.

– Ул 40 ел буена чиркәүгә бару өчен тукталышка йөрде. Һәр көнне, теләсә нинди транспортта, теләсә нинди һава торышында, теләсә нинди шартларда ул Аллага шөкер итәргә вакыт таба иде, – дип сөйләде ул.

Павел Семенович үзен тормыш иптәше янына Бөреле зиратына күмәргә васыять итеп калдырган.

Бүгенге көндә янәшәбездә Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше – Кощак авылыннан Рияз Мәхмүтов һәм Яңа Шигали авылыннан Алексей Макаров кына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса