Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кощак урта мәктәбендә Китап бәйрәме узды

Бу бәйрәмгә Казаннан зур кунак килде.

Кощак урта мәктәбендә Китап бәйрәме узды Бу бәйрәмгә Казаннан зур кунак килде. Ул – Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм танылган журналист Ирек Илдус улы Шәрипов. Балалар бәйрәмгә матур итеп әзерләнгәннәр: китап турында татарча шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр, җырлар җырладылар. Бәйрәм Энҗе Мөэминова сүзләренә язылган “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дигән, инде онытылып барган, моңлы җыр белән башланды. Аны 8 “б” сыйныф укучылары шулкадәр матур итеп җырладылар, Илдус Рәисович: “Минем күзләремә яшьләр килде, мәктәп елларын, укытучыларымны искә алдым, рәхмәт сезгә!” – диде үзенең чыгышында. Кунагыбыз Татарстанда халыклар дуслыгы, татар телен үстерү буенча чаралар турында әйтеп узды. “Республикада 175тән артык милләт дус, тату, туганнарча яши, һәр милләт үз телендә сөйләшә, гореф-гадәтләрен саклый”, – дип ассызыклап узды ул. Бәйрәм ахырында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры яңгырады. Бу җырны 9 “а” сыйныфы кызлары һәм егетләре зур осталык белән башкардылар.

– Китап турында сөйләгәндә, китапханәче турында да әйтеп узмый ярамас. Безнең мәктәптә китаплар патшабикәсе – Татьяна Сергеевна. Балалар аның турында бик күп мактау сүзләре әйттеләр, Татьяна апаларын чын күңелдән яратуларын белдерделәр. Татьяна Сергеевнаның әнисе Елена Аркадьевна да шулай ук бәйрәмдә музыка укытучысы буларак катнашты. Бәйрәм ахырында кунагыбыз үзенең бүләкләрен дә тапшырды. Ул китапханәгә татарча китаплар алып килгән иде. Китаплар арасында 7 томлык “Татарлар тарихы”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, Аяз Гыйләҗев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова кебек танылган язучыларның әсәрләре бар иде. Укучылар рәхәтләнеп бу китапларны укып, үзләренә рухи азык, белем алырлар, тормышны аңларга өйрәнерләр. Француз язучысы, фәлсәфәчесе Дени Дидро: “Кеше китап укудан туктаса, уйлаудан туктый”, – дигән. Шундый матур бәйрәмнәр нәтиҗәсез калмас, укучылар китап укудан туктамас, киләчәгебез ышанычлы кулларда, дигән якты өметләр баглап калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса