Кощак волонтерлары хәрбиләргә 2,5 тонна гуманитар ярдәм илтте
Барысын да кулдан кулга тапшырдылар
Кощак авылындагы «Чистое сердце» оешмасы волонтерлары хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илттеләр. Алар юлда биш көн үткәннәргәннәр, өч мең километрдан артык юл үткәннәр. Йөкнең гомуми авырлыгы якынча 2,5 тонна тәшкил иткән. Балаларга азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, кием-салым китергәннәр. Аларны Кощак һәм Шигали авыл җирлекләрендә яшәүче битараф булмаган кешеләр җыйган. Шулай ук Чебакса поселогында яшәүчеләр да кушылган. Җирле җитештерүчеләр дә читтә калмаган: Питрәч оешмасы бер поддон чәк-чәк, ә Кощак оешмасы ике поддон печенье биргән.
- Без Алексей Чубко, Алмаз Вахитов һәм ике газель йөртүче белән бардык. Якташларыбыз белән очраштык, алар сораган әйберләрне, күчтәнәчләрне тапшырдык, – дип билгеләп үтте җәмәгать эшлеклесе Олег Попков.
Бу инде волонтерларның икенче сәфәре. Беренче мәртәбә барганда авырлыклар килеп чыкса, хәзер исә алар бөтен куркынычларны исәпкә алганнар һәм сәфәр әйбәт узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа