Кощаклылар Казаннан хәрби хезмәткәргә автомобиль илткәннәр
Анда бару бер сынауга әверелә
(Сулдан уңга) Алексей Чубко, Олег Попков һәм Алмаз Вахитов бер якка якынча 1500 километр юл үтәләр. / Фотоны Олег Попков тәкъдим итте
Хәрби хезмәткәрнең абыйсы “Чистое сердце” Питрәч волонтерлык оешмасына Казаннан Курск шәһәренә “Нива” автомобилен илтеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Машинаны алар күчергән акчага сатып алырга һәм илтергә генә кирәк була. Чынлыкта эш күпкә катлаулырак булып чыга. Анда бару бер сынауга әверелә. Ләкин егетләр каршылыкларга бирешмиләр, ничек тә хәрби хезмәткәргә ярдәм итәләр. Шимбә көнне кичке тугызда өч кеше – машина йөртүче Алексей Чубко, механик Алмаз Вахитов һәм җәмәгатьче Олег Попков юлга чыга. Юлга чыгар алдыннан алар машинаны тикшерәләр, кайбер җирләрен рәтләп, көйләп җибәрәләр, техник сыеклыкларын алыштыралар. М
-12 түләүле трассасы буенча барырга булалар, әмма соңыннан моңа бик үкенәләр. Ул бит зур тизлектә йөрү өчен билгеләнгән, юл читендә туктап булмый, чөнки бөтен җирдә отбойниклар урнаштырылган, ә иң якын тукталышка кадәр барып җиткәнче, зур араны үтәргә кирәк. Питрәчлеләр шулай 800 километр юл үтәләр. Әмма Владимир өлкәсенең Покров шәһәре янында көтелмәгән хәл килеп чыга. Автомобиль кабынмый. Комиссарны чакыралар, әмма ул бары тик гайка ачкычы гына биреп тора ала. Аларның беренче ялгышлары яңа трассаны сайлаулары булса, икенчесе – үзләре белән техника ремонтлау инструментлары булмау. “Зыян юк, икенче юлы аң булырбыз”, дип үз-үзләрен тынычландыралар алар. Машинаны үзләре ничек тә көйлиләр.
– Машина кабынгач, безнең ничек сөенүебезне белсәгез иде, – ди Олег. – Машинага утырдык та, комиссарга кул болгап, алга таба китеп бардык. Ләкин безнең бәхетебез озакка сузылмады. Ике километрдан соң без тагын туктап калдык. Безне эвакуатор якындагы Петушки шәһәренә алып китте. Андагы автосервиска киләсебез турында алдан хәбәр итеп куйдык. Барып җиттек, кирәкле автозапчастьларны үзебез сатып алдык, әйбәт егетләр туры килде, алар тиз арада безгә барысын да алыштырдылар. Бик канәгать кыяфәт белән алга таба юлга кузгалдык. Түләүле автоюлга чыктык, һәм көчле җил чыкты, бу без очраган тагын бер зур каршылыктыр, дип уйладык. Әмма 100-110 километрдан соң көчле яңгыр астында калдык, һәм кардан валының подшипнигы чәчелде, – дип уртаклашты Олег.
Соңыннан алар Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә туктыйлар, анда дүрт сәгатькә якын вакытны бушка уздыралар. Тугыз сервисны әйләнеп чыгалар, әмма берсендә дә ярдәм итмиләр. Сәбәпләре төрле була. Берсендә безнең илдә җитештерелгән автомобильләргә хезмәт күрсәтмиләр, икенчесендә чират. Өметсезлеккә бирелеп, алар битараф булмаганнарны эзләп, күрше Домодедово шәһәренә юл алалар. Ләкин яңгыр яуганлыктан, юл буенда туктап калырга мәҗбүр булалар.
– Күңелсезләнеп нишләргә белмичә утырганда, күпер астында фура торганын, ә янәшәдә шоферы йөрүен күреп алдым. Аның машинасы янына килгәч, Киров номерларын күрдем. Ә Киров – ул безнең күршеләр. Өмет барлыкка килде. Аның янына барып: “Якташ, коткар, ярдәм ит!", - дип сорадым. Безнең барыр урын юк, ватылдык, ә әле бик озак, якынча 700 километр ара үтәсебез бар, дип аңлаттым, – диде ул.
Якташлары Роман ремонт өчен кирәкле инструментлар һәм җайланмалар белән ярдәм итә. Шуңа күрә кырык минуттан соң инде “Нива” кабат юлда була. Шуннан соң егетләр шатланырга ашыкмыйлар, алда безне нәрсә көтә икән, дип уйлыйлар. Ләкин бәхеткә, маҗаралар шуның белән тәмамлана.
– Чынлыкта машина экономияле булып чыкты, күп бензин китмәде, һәм төбе нык, двигателе яхшы. Ә мондый ватылулар, бәлки, зур тизлектә барганнан килеп чыккандыр, – дип уйлый Олег.
Егетләр машинаны хәрбиләргә тапшырыр алдыннан аккумуляторын, генераторын һәм башка запас частьләрен алыштырырга кирәк, дигән карарга киләләр. Нива озак һәм проблемаларсыз хезмәт итсен өчен ватылган җирләрен кабат рәтләтергә булалар. Алар якшәмбе иртәнге бишләр тирәсендә Курскка килеп җитәләр. Бик нык арыйлар, шуңа күрә юынып, ашап һәм йоклап алу өчен кунакханәгә урнашалар. Бераз ял итеп алганнан соң, планлаштырганча, машинаны мөмкин кадәр яңарталар һәм Хасан позывнойлы хәрбигә тапшыралар.
– Ул канәгать калды. Арткы түбәнең бер өлеше киселәчәк һәм аңа миномет урнаштырачаклар, – диде Олег.
Аннары егетләр трансфер белән Курсктан Мәскәүгә кадәр барып җитәләр, алдан поездга билетлар сатып алган булалар, әмма көтелмәгән хәлләр аркасында аңа өлгермиләр. Билетлар, алар белән бергә акчалар да әрәм була. Ярый әле Казанга самолетка өлгерәләр. Ә бит питрәчлеләрнең планнары күп була. Алар якташлары хезмәт иткән частька барырга, Курск дугасында булырга, Россия башкаласы буйлап йөрергә теләгәннәр. Юл авыр була, өч тәүлек рәтләп йокламыйлар, уңайлыклар булмый, әмма төп миссия үтәлде, диләр алар.
- Бу безнең беренче, әмма соңгы сәфәребез түгел. Юлга чыгымнарны өлешчә “Чистое сердце” үз өстенә алды, анда акчаларны гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертергә теләүчеләр тапшыра, - дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа