Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ковидтан прививка ясатмаган өчен эштән куа алалармы?

Вакцинациядән баш тарткан кешеләрне эштән азат итү хезмәт турындагы законнарда каралмаган.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котляров сүзләренчә, вакцинациядән баш тарту өчен эштән азат итү хезмәт буенча законнарда каралмаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Моңа кадәр Мәскәү буенча Роспотребнадзор башлыгы Елена Андреева карар чыгарды. Карарда 15 августка кадәр сәүдә, хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, транспорт, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, күпфункцияле үзәк, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең 60 процентына коронавирустан вакцинаның ике компоненты ясалырга тиешлеге турында әйтелә.

Моннан тыш, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, Сахалин, Кемерово һәм Тулада куркыныч төркеменә кергән кешеләргә мәҗбүри вакцинация кертелде.

Петербург хакимияте дә 15 августка кадәр түрәләрнең 65 процентына, шулай ук дәүләт оешмалары һәм дәүләт предприятие хезмәткәрләренә вакцинация тәэмин итәргә йөкләде.


Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X