Күп эш башкарылган, алда тагын да зуррак бурычлар тора
Район үзәгендә гражданнар җыены булып узды. Халык 2019 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турындагы докладны тыңлады, шулай ук район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сораулар бирде.
Питрәч авыл җирлегендә 11 меңнән артык кеше яши. Аңа район үзәге һәм өч авыл керә: Олан Иле, Шихазда һәм Кечкенә Починкә. Җирлек территориясендә 645 баш мөгезле эре терлек, 43 сыер, 426 дуңгыз, 903 сарык һәм кәҗә, 304 умарта исәпләнә.
2019 елда 47 торак йорт файдалануга тапшырылды. Бер күп фатирлы йорт төзелде, 21 гаилә яңа фатирлы булды.
Питрәчтә яңа күп функцияле “Мишә” спорт залы төзелде, үзәк хастаханәдә капиталь ремонт тәмамланды, ике күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Җәй көне яңа мәчет төзелеше башланды.
“Юл хәрәкәте иминлеге-2019” муниципаль программасы буенча светофорлар, җәяүлеләр өчен киртәләр, “Бәләкәч” балалар бакчасына керү юлында тышкы яктан яктырту җайланмалары урнаштырылды.
Бистә эчендәге юлларны төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. Быел Казанская урамыннан Чишмәле урамына кадәр һәм боз сараеннан заправкага кадәр тротуар салу, шулай ук Зеленая һәм Юбилейная урамнарындагы юлларны яңарту планлаштырыла. “Кояшкай” балалар бакчасы янында машина кую урыннары барлыкка киләчәк.
Җирлекнең иң авыр проблемаларының берсе - сукбай этләр мәсьәләсе дә каралды. Бер ел эчендә авылда 312 эт тотылган. Аларны йортсыз хайваннар өчен приютка Казан шәһәренә җибәргәннәр.
Авылны төзекләндерүдә урамнардагы чисталык һәм тәртип зур роль уйный. Бер ел эчендә 40ка якын өмә узды, аларда предприятие һәм оешма коллективлары, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган барлык кешеләр катнашты. Күп кенә санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелде. Христиан зираты территориясендә дә өмәләр үткәрелде, алар барышында стихияле чүплекләр юк ителде, үлән чабылды, 87 ылыслы үсенте утыртылды. Бу изге эштә авыл кешеләре Ирина Никитина һәм Марина Демидович билгеләп үтелде.
Җирлек территориясендә барлыгы 6 меңнән артык агач һәм куак утыртылды. Һәр җәй саен төрле учреждениеләр янындагы түтәлләрдә чәчәкләр утырталар.
Быел авылны төзекләндерү өчен Олан Иле авылында чишмә төзү, Питрәчнең Набережная урамында чишмә булдыру, Мишанин урамы буенча суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү, авария хәлендәге агачларны кисү һәм башкалар планлаштырыла. Шулай ук Мишанин урамы буенча җимерелгән сарайлар урынында күп фатирлы йорт төзеләчәге ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа