Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпчелек авылларының киләчәгенә битараф түгел

Узган якшәмбе, бөтен Татарстандагы кебек, безнең районда да үзара салым буенча референдум үтте. Халык анда үз авыллары ихтыяҗына шәхси кесәләреннән акча бирергә әзерме, юкмы икәнен хәл итте.

Бүген дәүләт ярдәменең дә зур күләмдә булуына карамастан, муниципаль берәмлекләрнең бюджет средстволары авылдагы проблемаларны хәл итү өчен һәрвакытта да җитеп бетми. Шуңа күрә дә авыл җирлекләрендә еш кына акчага зур ихтыяҗ килеп туа. Республика дәүләт ярдәме программасы эшли башлагач, авыл халкының күпчелеге шартлары шактый кызыктыргыч булган бу программаны хуплап чыкты.
Ун яки егерме кеше генә түгел, ә кимендә берничә йөз кеше катнашырга тиеш булган уртак эштә һәркемнең бердәй фикердә булуларын күз алдына китерү дә кыен, әлбәттә. Кемдер куйган максатлардан, икенчеләр эш барышыннан, ә кайберәүләр эшнең нәтиҗәсен дә ошатмаска мөмкин. Питрәч районы үзара салым программасында 2015 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә шактый эш башкарылды. Бүген программаның эш нәтиҗәләрен күреп, районның күпчелек авылларында яшәүчеләр үзара салым программасын хуплап чыга. Референдум аларга үзләре яши торган авыл җирлекләре үсеше мәсьәләләре буенча позицияләрен белдерергә мөмкинлек бирде. Алар үз инициативаларын дәүләт ярдәме белән ныгыталар, үз кесәләреннән түләгән акчага башкарылган эшләргә халыкның да мөнәсәббәте башкача, алар һәр мәсьәләгә хуҗаларча карый хәзер. Референдум үткән көндә безнең иҗат төркеме Чыты авыл җирлегендә булды һәм монда тырыш, эшчән, авылының киләчәгенә битараф булмаган кешеләр яшәвенә тагын бер кат инанды. Программаның таләп иткәннән күбрәк бирүен яхшы аңлыйлар монда.
- Үзара салым акчасына без яңа су башнясын урнаштырдык, урамнарны яктырту системасын яңарттык, 115 энергия саклагыч лампочка куйдык. Узган референдум нәтиҗәләре буенча, авыл халкыннан 145 мең сум акча җыелды, дәүләт бу сумманы дүрткә тапкырлап, 725 мең сум килеп чыкты. Бу акчага Болын һәм Кооператив урамнарында юлларны ремонтладык, шулай ук Иске Йорт авылындагы урамны чүп-чардан чистарттык, - диде безгә Чыты авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов.
Ә киләсе елда чытылылар тагылма җиһазлы трактор сатып алырга планлаштыралар. Биредә референдумның уңышлы узачагы һәм авыл халкының үзара салым программасын хуплаячагы турында шикләнмәгәннәр дә.
Мисал өчен, Фәхретдиновлар гаиләсе сайлау участогына тулы составта килгән.
- Соңгы елларда авыл үзгәрә, юллар яңартыла, урамнар яктыра. Әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, шуңа күрә әлегә программа эшләгәндә, аннан файдаланып өлгерергә кирәк, - дип саный гаилә башлыгы Раил Фәхретдинов. Аның белән бергә сайлау участогына хатыны Гөлүсә һәм ике кызы Гөлдания һәм Илүсә дә килгән иде.
- Трактор сатып алу өчен тавыш бирәбез, - дип кыска гына җавап бирде авылда яшәүчеләрнең берсе Кубра Мөхәммәтгалиева. – Кышын юлларны кардан чистарту – безнең өчен бик мөһим мәсьәлә. Бездә бит хәзер авылда зур хуҗалыклар юк, юлларны чистартучы машинаны озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә трактор авыл өчен бик кирәк, - ди ул.
Җәен чытылылар тракторны төзекләндерүдә һәм чүп-чарны җыюда кулланырга планлаштыралар.
- Бу программа ярдәмендә, безнең иң зур проблема хәл ителде. Без яшәгән урам биеклектә урнашкан һәм җәен без һәрвакыт су җитмәүдән интектек. Яңа су башнясы урнаштыргач, әлеге проблема хәл ителде. Ә менә юлларны ремонтлау безгә әле килеп җитмәде, әмма вакыт узу белән бу проблеманың да хәл ителәчәгенә ышанабыз, - диде безгә тагын бер сайлаучы Наҗия Арсланова.
Районда яшәүчеләр быел да үз авылларында тормыш итү шартларын яхшырту мөмкинлегеннән файдалана алдылар, районның 21 авыл җирлегенең 19ы үзара салым программасында катнашты.

Район буенча референдумга килгән халык, тулаем алганда, 49,63 процент тәшкил итте. Районның ике авыл җирлегендә – Питрәч һәм Кощакта, халык тавыш бирүгә аз килү сәбәпле референдум үткәрелмәгән дип танылды. Калган 19 авыл җирлегендә халыкның 50 проценттан артыгы үзара салым кертүне хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса