Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпне күргән сугыш чоры балалары

Сезнең игътибарга Ленино-Кокушкинодан Рәхимҗан Әхмәтҗановның герой якташыбыз Галимҗан Камалиев гаиләсе турындагы язмасын тәкъдим итәбез.

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тула, илебез халкы Җиңү бәйрәмен зурлап тантаналы шартларда билгеләп үтәргә җыена. Шулай  зурлап билгеләп үтү  кирәк, чөнки уртак Ватаныбыз азатлыгы  өчен барган көрәш еллары турындагы истәлекләр тарих битләрендә генә кала бара. Сугышта катнашучылар, бигрәк тә сугышның алгы сызыгында, дошман пулялары сызгыруы, бомба  һәм снарядлар шартлавы кебек мәхшәр астында алга, җиңүгә баручылар саны елдан-ел, көннән-көн кими.


Авылга, Бөек Ватан сугышы башланды, дигән хәбәр таралгач, дүрт балалы Нәгыймә курка төшә, башына төрле уйлар килә. Гаиләдә өч малай бер кыз, өлкән малае Ислам 1904, Минҗамал 1906, Гыйльметдин 1917, Галимҗан 1919 елда туалар. Әтиләре Камал, әниләре Нәгыймә бергә тату тормышта бары 18 ел яшәп калалар. Әтиләре Камалетдин каты авырудан соң 1921елда вафат була.
Бу зәхмәтле, тетрәндергеч сугыш дигәне барлык гаиләнең өстен аска сала, күп гаиләләрне  атасыз, улсыз, абыйсыз калдыра һәм һәр йортка диярлек кайгы алып килә. Тылда калган авыл
халкына да бик зур авырлыклар кичерергә туры килә.
Мин бу язмада Ленино-Кокушкино (Апакай) авылында туып-үскән, кайгы-хәсрәтләргә  бирешмичә, исәнлеге чамалы булса да, сынмый- сыгылмый, авыл халкының балаларын тәрбияләүдә тырышлыгы бихисап булган Әминә Ислам кызы Камалиева турында язарга булдым. Әминә  Ислам кызы 1938 елда гаиләдә өченче бала  булып (өлкән апасы Сөембикә – 1926, Миннебикә 1929 елда туган) туа. Әтисе Ислам, әнисе Хәбибҗамал йорт җирләрен җиткереп, өч балаларына сокланып, матур гына  яшәп яткан чакта  гаиләгә, гомумән, бөтен ил халкына тетрәндергеч хәбәр килә. Сугыш башланды, немецлар безнең илебезне басып керде,  дигән хәбәр ил,  авыл халкын тирән кайгыга батыра. Авылдан һәр көнне уннан күбрәк таза ир-атларны фронтка озаталар.
Хәбибҗамал өч баласын кочаклап, бергә ун ел яшәп калган  ирен, Исламны, фронтка озата. Әтиләре балалары, хатыны язмышы өчен бик борчыла, Хәбибҗамалга аларны сакларга, ач-ялангач итмәскә,  белем бирергә тырышуын  сорый. Алла бирса, мин хезмәттән исән-имин кайтырмын,  диеп, юл догасын укыйлар, балаларга юл күчтәчен биреп чыга. Алар саубуллашалар, өч кызының башыннан сыйпап, әниегезгә һәрчак булышыгыз, ташламагыз, диеп васыять әйтеп калдыра. Әтиләренең балалары белән бу соңгы очрашуы була, алар башка күрешә алмыйлар... Хәбибҗамал балаларны ачлыктан саклап төрле эшләрдә эшли, урагын да ура, урман да кисә, яшелчә бакчасында да  эшли. Торган йортларын тәртиптә тота, бакча участогын казыйлар, бәрәңгесен утырталар, малларга кышлыкка печән, утын хәзерлиләр. Бервакытта да башка кешеләрдән ярдәм сорамыйлар, барлык эшләрне балалар белән бергәләп башкаралар. Ярдәм сорарлык мөмкинлек тә юк, һәр йорттан көн саен таза ир-егетләрне фронтка озату бара. Өлкән апалары Сөембикәгә дә зур авырлыклар кичерергә туры килә. Урак уру, печән чабу, нарат агачларын кисеп, күмер  һәм көл ясап,  Казанга озату эшләрендә катнаша. Әтиләреннән сирәк кенә булса да, без исән-сау,  дигән хатлар килсә дә, шул вакытта авылга кайгылы хәбәрләр дә килә башлый. Беренче өчпочмаклы хат әниләре Нәгыймә апага, сезнең улыгыз Гыйльметдин Камал улы 1942 елның 17 нче мартында Калуга өлкәсе Павлова авылында һәлак булды дигән хат килә. Икенче хат, улыгыз Ислам Камал улы геройларча 1943 елда Курск дугасы бәрелешләрендә һәлак була. Өченче хат, Минҗамал Камал кызының иптәше Гата 1944 елның 3 февралендә Запорожье өлкәсе Каменка авылы янында һәлак була. Галимҗан Камал улы 1939 елның 19 октябрендә Питрәч хәрби  комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Ул 2141 көн, ягъни алты елга якын гомерен илебез азатлыгын саклауга бирә. Яшь сугышчы курсларын комсомол Камалиев Әстерхан хәрби лагеренда  үтә, аннан соң 248 нче укчы полк составында Сталинград һәм Каспий диңгез буе хәрби лагерьларында минометтан ату һәм снайперлек һөнәренә өйрәнә. Галимҗан хезмәт иткән 248 нче полкка немец илбасарларының Ставрополь шәһәре тирәсендә барган кискен  һөҗүмнәрен туктату бурычы куела. 1941 елның октябрендә Харьков якын-тирә район үзәкләрен фашистларга бирмәс өчен каты бәрелешләрдә катнаша.  Днепр елгасын кичү Бөек Ватан сугышының иң зур вакыйгаларының берсе була. Днепр елгасы тирәләрендә барган каты бәрелешләрдә  батырлыклар күрсәткән өчен СССР Югары Советы Президиумының 1944 ел 22 февраль Указы белән Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнеп, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Галимҗан Камал улы туган авылына 1946 елның гыйнвар аенда кайтып керә, аны әнисе Нәгыймә каршы ала. Камалетдинның бертуганы Шәрәфи малае Галәветдин 1942 елда һәлак була. Сөембикә Ислам кызының  иптәше Зиннур Хәйрулла улы да сугышта була, аңа туган якларга исән-сау кайту насыйп була. Бер гаиләдән 6 таза ир-егет сугышта катнаша, 4се һәлак була.  Авылда сугышта Әхмәтҗановлардан атасы Гайсә малае Әхәт, бертуганнардан Сөләйман һәм Гаптуллаҗан, апаларының малайлары Галиулла, Нәҗип, Яруллиннар гаиләсеннән 6 кеше, Зәйнуллиннардан 5, Хәсәновлардан - 5, Закировлардан 5, Миндугуловлардан, Кузнецовлардан һәм  Мишагиннардан 4 кеше катнаша. Апакай авылыннан сугыш явына 168 кеше китеп, туган якларга аларның нибары 76сы гына әйләнеп кайта. Әминә Ислам кызына әтиләре сугышка киткәндә 3 яшь кенә булса да, әнисенең Исламны һәм туганнарын искә алып, сагынып елауларын, 75 ел гомер узса да, әле дә хәтерли. Әминә 15 ел балалар бакчасында шәфкать туташы, 6 ел интернатта эшли, ул үз эшен һәрвакыт яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкара. Әминә балалар белән мавыгып, тырышып эшләгән вакытта, әнисе Хәбибҗамал каты авырып, 78 яшендә вафат була. Моның төп сәбәбе авыр тормыш, 25 яшьтә тол калуы да эссез калмаган. Өлкән апалары Сөембикә каты авырудан 51 яшьтә, икенче апасы Миннебикә 65 яшьтә вафат булалар. Ул гаиләдә бер үзе кала. Аңа авыл Советы аркылы бер бүлмәле фатир бирәләр, аның күршеләре, үзе тәрбияләгән кызлар хәлен белеп, гел булышып торалар. Әминәгә хәзерге вакытта 82 яшь, аларның гаиләсе Апакай авылында зур хөрмәткә лаек, авылның зур урамы да Камалиев исемен йөртә.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса