Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Крахмалның 7 сере. Хуҗабикәләр өчен гади киңәшләр

    Хуҗабикәләр крахмалны гадәттә җимеш суыннан кесәл әзерләүдә куллана. Аны тагын нинди очракларда эшкә җигәргә була?

    • Төче камыр өчен онның чама белән 10 процентын крахмалга алыштырганда, ризык искиткеч тәмле булып, күпереп пешә һәм озаграк саклана.
    • Крахмал коймак камырына да бик килешә: кырыйлары челтәрләнеп торган юка гына коймак килеп чыга.
    • Торт өчен кремны крахмал белән (кукурузныкы яхшырак) куертып җибәрергә була.
    • Кайнатма, эремчек, җиләктән торган сыек бәлеш эчлегенә дә, агып чыкмасын өчен, крахмал өстәргә мөмкин.
    • Кисәкләп кыздыру өчен, итне тәмләткечләр (бераз тоз, борыч, дарчин һ.б.) өстәлгән крахмалга салып әвәләгәндә, эче сусыл, йомшак булып пешә, ә юка гына тышы алсуланып, кетердәп тора.
    • Ит подливасы яки соусына берничә кашык крахмал өстәп җибәрсәң, куерып китәчәк, тәмле дә булачак.
    • Ит фаршыннан кәтлит ясаганда, йомырка урынына крахмал кулланырга мөмкин. 2 аш кашыгы крахмал 1 йомырканы алыштыра.


    Чыганак 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: