Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күршең магнит куймаганмы яки Су өчен түләү мәсьәләсе

«ОДН» сүзе - күпкатлы йортларда яшәүчеләргә яхшы таныш. Ул гомумйорт хисап приборларындагы күрсәткечләр белән шәхси фатир счетчиклары күрсәткечләренең аермасы. Һәм ул яшәүчеләр арасында торак мәйданыннан чыгып бүленә.Бер караганда, бу аерма бик аз булырга, яисә бөтенләй булмаска тиеш кебек. Ләкин кайбер сәбәпләр аркасында түләү кәгазьләрендәге бәяләр арта. Аның белән бергә халыкның...

Соңгы арада торак-коммуналь хуҗалык темасы, дөресрәге, гомумйорт ихтыяҗы түләүләре көн кадагындагы мәсьәләгә әйләнде. Республикада су белән тәэмин итү буенча 1472 йортта, ә электр энергиясе буенча 1681 йортта ОДН түләүләре 20 процентка артып китә. Андый "проблемалы" йортлар Питрәч районында да күп. Район җитәкчелеге, "Питрәч" идарәче компаниясе, "Уют", "Бердәм исәпләү үзәге", районның эчке эшләр бүлеге, прокуратура вәкилләреннән торган район комиссиясе иң беренче чиратта нәкъ менә ОДН түләүләре нормадан артып киткән йортларга рейд үткәрде.
13-14 мартта комиссия районның Осинова, Мелиораторлар урамнарында һәм Ленино- Кокушкино авылындагы кайбер урамнардагы йортларны тикшерде. Һәм ОДНның күләме артуның түбәндәге сәбәпләрен ачыклады.
Күп кенә фатир хуҗалары дәүләт тикшерү вакыты үткән исәп-хисап җиһазларын файдаланулары (ә мондый җиһазлар фатир эчендә кулланылган электр энергиясен, суны дөрес исәпләми), теркәү приборларындагы күрсәткечләрне дөрес яисә вакытында бирмәве - ОДН түләүләренең артуына китерә. Рейд вакытында, шулай ук бик популяр булган ысул - счетчикларга магнит куюның 10 очрагы теркәлде. Ә 10 фатирда приборлар бөтенләй эшләми. Шул рәвешле, кемнеңдер оятсыз рәвештә урлавы нәтиҗәсендә түләү кәгазьләрендәге бәяләр дә арта. Чөнки гомумйорт приборы күрсәткече аерым фатирлардан алынган күрсәткечләр белән туры килми.
Тагын бер проблема - счетчиклар куелмаган фатирларның күп булуы. Кайбер фатирларда пропискада бер генә кеше яши һәм аның исәп приборы бөтенләй юк. Димәк, ул түләүне норматив буенча башкара дигән сүз. Ә фактта - бу фатирда 5 тән артык кеше яшәргә мөмкин! Нәкъ менә аларның билгесез күләмдә кулланган сулары, электр энергиясе, ОДНны тәшкил итә дә инде.
Бөтен гаепне идарәче компанияләргә аударырга тырышкан кешеләрнең күбесе инде аңлый башлагандыр: күп очракта, нәкъ менә үзегезнең күршегез - түләү кәгазьләрендәге "матур" саннарның сәбәпчесе булып чыгарга мөмкин. Һәм рейд нәтиҗәләре дә шуны раслады.
"Уют" торак милекчеләре берлеге башлыгы Вера Малова: "Әгәр дә һәрбер фатирда исәп приборлары күрсәткечләре буенча тәртип булса, түләүләр вакытында башкарылса, ОДНның күләме дә күпкә азрак булыр иде", - ди.
Районның "Бердәм исәп-хисап үзәге" директоры Юрий Свиридов, мондый тәртип бозучыларга тиешле чаралар күреләчәк. Инде март ае өчен килгән түләү квитанцияләрендә әлеге хокук бозучыларга штраф салыначак. Ул тәүлегенә 10 куб. ны тәшкил итеп, суммасы 12 меңнән артып китәргә мөмкин.
Рейд вакытында комиссиянең фатирларга кереп йөрүенә ризасызлык белдрүчеләр дә булды. Әмма район прокуроры ярдәмчесе Игорь Осипов фатир хуҗаларының үзләрен болай тотуын урынсыз дип белдерде. Рейдлар закон нигезендә үткәрелә.
Постскирптум. ОДН мәсьәләсе һәркемне диярлек борчый. Әлеге материалны әзерләгәндә, мин, ирексездән, әлеге тема уңаеннан фикер алышу үзәгендә калдым. Питрәчтә яшәүче бер ханым бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде: "Бу ОДНны ничек исәпләп чыгаралардыр, белмим, нинди принципка таяналардыр. Мин электр энергиясе өчен 1 айга 146 сум түләдем, ә ОДН өчен - 118". Шушы араларда булып узган утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков һәрбер хезмәткә ОДН исәпләве 20 проценттан артмаска тиешлеген әйтте. Әлеге тема буенча "Бердәм исәпләү үзәге" директоры Юрий Свиридов белән сөйләшкәндә мин анык җавап алдым: "Өйләрдә һәр хезмәткә ОДН районда 20 проценттан артмый. ОДН бары 2 процент кына тәшкил иткән йортлар да барлыгын әйтте ул. Ул чагында, әлеге йортларда яшәүчеләр тәҗрибәләрен уртаклашсын иде.
Район үзәгендә яшәүче бер ханым шундый тәкъдим кертте: бөтенесен үзебезнең контрольгә алып, йорт комитеты төзергә һәм һәрбер киловаттны кубометрны исәпләп санап барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса