Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кулыбызда кеше язмышлары, ялгышырга ярамый»

Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан район газетасы Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Азат Хәбибрахманов белән әңгәмә корды.

Тикшерүчеләрнең эшләре турында без детективлардан укып беләбез. Күп очракта фильм сюжетлары чынбарлыктагы тормыш белән туры килә икән. Аларга һәрвакыт куркыныч яный, бу чыннан да шулай. Чираттагы эшнең ни белән тәмамланачагын, кем белән эш алып барырга туры киләчәген алдан белеп булмый. Оператив төркемнең һәр әгъзасының табель коралы бар. Тик алар фильмнарда җинаятьне ача да, эш шуның белән тәмамлана. Тикшерү органнары эшчәнлегенең фильм кадрларыннан читтә калган ягы турында безгә Азат Марсович сөйләде.


Булачак тикшерүче Казанда туган, тик бер елдан соң инде аларның гаиләсе Ленино-Кокушкино авылына күчеп кайта. Азат кечкенәдән үк җинаятьчеләр тотарга хыялланган дип әйтеп булмый, шулай да юрист һөнәре аңа һәрвакыт ошаган. Югары сыйныфларда укыганда ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем алам, дигән карарга килгән ул. Югары уку йортына укырга район биргән юллама белән керә, беренче курстан ук кайда эшләячәген белә. Авылга кайтырга туры киләчәге өчен борчылмый егет, киресенчә, моңа шат кына була. Башкалада яшәү турында аның хәтта уена да килми. 2008 елда яңа тикшерүчене безнең район буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Руслан Фәсхетдинов колач җәеп каршы ала. Азат Хәбибрахманов өчен ул остаз була.
- Руслан Рөстәмовичка беренче көннән үк мине үз иткәне, булышканы өчен рәхмәтлемен. Ул минем белән җинаятьләргә барды, барысын да җентекләп аңлатты. Бу минем хезмәт юлымның башы гына иде. Институт институт инде ул, ә практикада барысы да башкача. Теләсә кайсы эштә беренче вакытларда авыр, ә безнең эштә тагын да катлаулырак. Безнең эш кеше язмышлары белән бәйләнгән, шуңа күрә ялгышырга һәм ашыгырга ярамый. Мораль яктан да бик авыр, күпләр ярты елга да түзә алмый, китәләр. Мин калдым, чөнки өлкән хезмәттәшләрем тарафыннан зур ярдәм булды, - диде Азат Марс улы. Тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп аны 2014 елда билгелиләр.
- Без вак-төяк урлаудан башлап, сәламәтлеккә авыр зыян китерүгә кадәр барлык эшләрне тикшерәбез. Гаепне исбатлау өчен күп көч куябыз, күп вакыт китә. Безнең дәлилләр туплау, экспертиза үткәрү, сорау алу һәм башка бик күп мөһим детальләрдән тыш, көндәлек кәгазь эшебез дә җитәрлек. Бер җинаять эше уртача 250 биттә, ә кайчагында берничә томга языла.
Безнең өлкәдә тырыш, үҗәт, сабыр кеше генә эшли ала. Эшне ачу өчен бик нык тырышырга туры килә. Законнар да гел үзгәреп тора, шуңа күрә аны күзәтеп торырга, махсус әдәбият укырга, белемнәрне яңартырга кирәк, - дип билгеләп үтте Азат Марсович.
Кайчагында җинаятьне тиз, кайнар эздән ачып була. Респондент 2012 елда булган шундый очракларның берсе белән уртаклашты. Өч кеше бер кибеткә һөҗүм итә. Алар сатучыга дубинка һәм хәтта пневматик пистолет белән яный. Танымасыннар өчен битлек кигән булалар, чөнки күрше авылда гына яшәгәннәр. Караклар алкоголь эчемлекләрен, тәмәке урлап алып киткән. Бер тәүлек дә үтмәде, аларны тоттык. Моңа полиция хезмәткәрләренең грамоталы эше һәм сатучының тәфсилле күрсәтмәләре ярдәм итте. Җинаятьчеләр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза алдылар.
Быелгы уңышларга килгәндә, Питрәч районы тикшерү бүлеге соңгы өч ай нәтиҗәләре буенча республиканың эре районнары арасында оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча беренче урында.
Азат Хәбибрахманов фикеренчә, бу - бөтен коллектив казанышы.
- Хезмәттәшләрем Әнвәр Гайфуллин, Радик Шәрипов, Радик Билалов, Снежанна Чиндина, Валентина Мамакова - бик яхшы белгечләр, аларның һәркайсы үз эшен яхшы белә. Тикшерү бүлегендә эшләгән Геннадий Полтарабатько, Виссарион Захаров, Хәмзә Әхмәтов, Иван Алексеев бай тәҗрибә белән уртаклашуларын дәвам итәләр. Без аларга ярдәм күрсәтүләре һәм киңәшләре өчен рәхмәтле. Барыгызны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим, - дип мөрәҗәгать итте элеккеге һәм хәзерге хезмәттәшләренә Азат Хәбибрахманов.
Шулай да тикшерүчеләр һәм оперативниклар гаиләләренә һәм үз мавыгуларына да вакыт таба. Героебызга спорт белән шөгыльләнү эштән бераз ял итәргә мөмкинлек бирә. Җәй көне Азат Марсович футбол белән мавыга, кышын сноубордта шуа, кайчагында һәвәскәрләр хоккее уйный. Эштә, спорттагы кебек үк, күнегүләргә, сабырлыкка, бирешмәскә һәм ахырга кадәр барырга кирәк, дип саный ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса