Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күн авылыннан Гүзәлия Галимуллинаның гөмбә җыю буенча 20 еллык стажы бар

Ул күбесенчә гөмбәләрне маринадлый, кайчакта кыздыра һәм ярымфабрикат рәвешендә саклый.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Бу сезонда гөмбә бик күп булды. Яңа гына гөмбә җыя башлаучылар да, Гүзәлия Галимуллина кебек тәҗрибәлеләре дә шулай диләр.

Гөмбә җыю өчен теләк булу гына җитми, аларны таный, аера белергә кирәк. Моңа Гүзәлияне гомер буе гөмбәгә йөргән әти-әнисе өйрәткән. Кызлары хәтерләвенчә, ул чакта алар күп дигәндә бер чиләк гөмбә җыеп кайта торган булган, ә хәзер ул берьюлы дүртҗиде чиләк җыя ала. Еш кына аның белән гөмбәгә 16 яшьлек улы бара. Гүзәлия үзе белгән гөмбәләрне генә җыя. Интернеттан карамый, бары үзенә генә ышана. Әгәр гөмбә аңа таныш булмаса, аны беркайчан да ашаганы булмаса, аларга кагылмый.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– 50 яки 100 километр ераклыкка да чыгып китәбез, – ди героинябыз. – Посадкага кереп, гөмбә бармы юкмы икәнен карыйм. Әгәр юк икән, мин озак йөрмим, ул урыннан китәм. Гөмбә бар икән инде, аларны шунда ук күреп алырга була. Безнең сезон апрель-майда кәҗә гөмбәсеннән (сморчки) башлана. Аннары майлы гөмбә китә, аннан соң нарат гөмбәсе, ак гөмбә, опята. Мин күбрәк нарат гөмбәләрен яратам, алар шытырдап тора, халыкта аларны патша гөмбәсе дип атыйлар. Бигрәк тә тозланганнары тәмле. Эштә булганда да күңелем белән урманда йөрим, гөмбәгә баруны кичтән үк планлаштырам, – диде Гүзәлия.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Ул күбесенчә гөмбәләрне маринадлый, кайчакта кыздыра һәм ярымфабрикат рәвешендә саклый. Гөмбә җыю өч-дүрт сәгать вакытны ала, эшкәртүгә вакыт күбрәк китә. Хәтта төн уртасына кадәр утырырга туры килсә дә, эшне иртәгегә калдырмый.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Менә, мәсәлән, нарат гөмбәсе. Башта аларны өчдүрт тапкыр юам. Аннары унегерме минут пешерәм. Нарат гөмбәсен ике тапкыр кайнату җитә, аларны чи килеш ашасаң да агуланмыйсың, – ди ул. – Ә иң яхшысы дип ак гөмбәләр санала. Гадәттә мин аларны урманда озак эзләп йөреп тә берикене генә таба идем. Ә быел алар бик күп. Өйгә алып кайткач аларны юам, чистартам, аралыйм, төбен кисәм, кортлыларын ташлыйм. Бик йомшак аслыларын чистартам, югыйсә лайлалы булачак, – дип аңлатты ул эш арасында.

Опяталарны бутарга мөмкин, ди ул. Ялганнары кызгылт-сары төстәрәк, алар да бик күп. Ә ашарга яраклылары ачыграк, аларның “итәкләре”, эшләпәләрендә тимгелләре бар. Аның гөмбә эшкәртү өчен махсус кечкенә өе бар. Запасларын суыткычта саклый. Гөмбәне үзе өчен генә түгел, сату өчен дә әзерли.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Барысы да миннән: “Урманда курыкмыйсыңмы, анда бит еланнар, талпаннар, кабаннар бар?” – дип сорыйлар. Шушы вакыт эчендә ике кәлтәдән башка бер нәрсә дә күрмәдем. Бары тик машинабыз ватылып калганы бар. Быел бүтәнне, зуррак машина сатып алдым, – дип сөйләде гөмбәче.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса