Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кунакларны Скорлупино утарына бәйрәмгә чакырабыз

2018 елның 29 сентябрендә Казан шәһәреннән 40 км ераклыкта урнашкан Питрәч авылында, наратлыкта "Скорлупино" III Бөтенроссия фестивале булып узачак.

Фестиваль кунакларын гадәти булмаган уеннар көтә: йомырка ату буенча чемпионат, таба белән йөгерүләр, әтәчләр сугышы, “зур йомырка” узышлары, һәм шулай ук махсус конкурслар, аттракционнар һәм халык күңел ачулары. Бәйрәм “Ак тавык шоуы” дип исемләнгән карнавалдан һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләшкән легендадан башланачак.
Россиядәге иң зур мангалларда "Пекинча тавык" әзерләү буенча яңа рекорд, Казан рестораннары шефлары тарафыннан йомыркадан һәм кош итеннән ризыклар әзерләү буенча мастерп-класслар, биюче пешекчеләр шоуы, йомыркалы коктейльне һәм иң яхшы фермер продукцияләрне дегустацияләү - кунаклар өчен иң тәмле әйберләр. Кечкенә кунаклар өчен зур балалар мәйданчыгы һәм Ско-ко-парк булачак. Халык җырларыннан алып заманча хитларга кадәр төрле музыка иң таләпчән меломаннарның күңеленә хуш киләчәк, ә күп сандагы фотозоналар Скорлупино утарындагы бәйрәмнең якты мизгелләрен истә калдырырга мөмкинлек бирәчәк.


Фестиваль - вакыйгалар туризмы өлкәсендә "Russian Еvent Аwards-2017" милли премия (гран-при), "Милли вакыйга-2018" статусы иясе, "Диво России"

Бөтенроссия конкурсы призеры Миланда узган "BIT" иң зур Европа туризм күргәзмәсендә Россиянең туристлык потенциалын тәкъдим итте.
Фестивальгә керү бушлай, бәйрәм лотереясында катнашу өчен электрон билетны вакытында алырга киңәш итәбез. Тулырак мәгълүмат https://скорлупино.рф сайтында яки https://vk.com/skorlupino төркемендә.
Скорлупинога сез дә килегез!
Реклама хокукында. (6+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Скорлупино