Кәвәлдә йөзек салып бакканнар
13 январь көнне йөзек салу йоласының соңгы көне
Кәвәл авылында ел да бу йоланы җиренә җиткереп уздыралар. Быел да авыл хатыннары ел килешен билгеләргә дип, "аулак өйгә" жыелган. Чиләктәге йөзек белән тәңкәнең чиста карга кайсы ягы белән төшүенә карап, яна елның ничек киләчәген юрыйлар. "Аллага шөкер, еллар яхшы килер, муллыкта, тазалыкта яшәрбез",- диләр кәвәллеләр. Уңай ягы белән төшкән тәңкә шулай вәгъдә итә.
Чыганак: http://tuganaylar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа