Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырларда эш гөрли башлады

Питрәч районы авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Орлыклык материалларны агулау белән бергә дым каплату, күпьеллыкларны һәм уҗым культураларын тырмалау, туфрак эшкәртү, уҗымнарны тукландыру эшләре алып барыла.

Быелгы сезонда районда уҗым культуралары 15 мең гектарга якын мәйданны биләячәк. "Ак Барс Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә иң зур мәйдан туры килә - 5659 гектар. "Марс" хуҗалыгында - 910 гектар, "Газовик" хуҗалыгында - 1230 гектар.

Соңгы ике-өч көндә һаваларның җылы торуы механизаторларга кырга чыгу мөмкинлеге бирде. Туфрак бөтен җирдә дә өлгереп җитмәгән әлегә, кайбер урыннарда кар ята. Шулай да кырда эш гөрли. Районның 4-5 хуҗалыгында уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруга, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга керештеләр.
"Марс" агрофирмасында агрегатлар бер үк вакытта, өлгергән җирләрне сайлап, 4 участокта эшли. Хуҗалыкның баш агрономы Рафис Хасимов билгеләп үткәнчә, күпьеллык үләннәрне эшкәртү төгәлләнгән инде, бер биш көн туңга сөрелгән җирләрне эшкәртүгә бирәчәкләр.
- Быелгы сезонда уҗым культуралары 900 гектардан артык мәйдан билиячәк, - диде Рафис. - Хәзер монда гектарына 180 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән өстәмә тукландыру алып барыла. Күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырдык инде. Хуҗалыкта бер үк вакытта башка эшләр дә алып барыла - орлыкларны агулау һәм инкрустацияләү. Ашламалар мәсьәләсендә борчылган идек. Бәхеткә, әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Механизаторлар отряды да тупланды. Узган елларда чәчү кампаниясендә катнашкан, үз эшенә җаваплы караучы кешеләр сайланды.
Аның сүзләрен раслагандай, тырмалау агрегаты таккан трактор яныбыздан әйләнеп узды. Тракторда яшь механизатор, лицейны тәмамлаган Раил Вәлиев иде. Ул язгы кыр эшләрендә икенче елын катнаша икән. Ул механизатор һөнәрен сайлавына бер дә үкенми, тормышын авыл белән бәйләргә, җирдә тырышып эшләргә тели.
"Газовик" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең "Богородск" бүлекчәсендә туңга сөрелгән җирләрне Җәлил Мөхәммәтханов һәм Наил Фәйзрахманов тырмалый. Монда безне идарәче Айрат Шәрәфиев алып килде. Ул механизаторларга төшке аш алып килгән. Сүз уңаеннан, монда язгы кырда эшләүчеләрне өч тапкыр ашатуларын да әйтергә кирәк. Эш ничек бара, дигән соравыма, "График буенча" дип кенә җавап кайтардылар.
- Күпьеллык үләннәрне тырмалауга 18 апрельдә үк чыктык, - диде идарәче Айрат Шәрәфиев. - Хәзерге вакытта тырмалауда 4 агрегат эшли, шулай ук аммиак селитрасы белән өстәмә тукландыру актив алып барыла. "Туман" агрегатын һәм чәчкечне алып чыктык. Әлеге эшне берничә көндә төгәлләрбез, ә чәчүне көннәр яхшы торса, 12 көндә җиңеп чыгарбыз дип уйлыйбыз. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
22 апрельгә кыр эшләре район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сигезендә алып барылды. Язгы кыр эшләренә иң беренче булып керешкән хуҗалыклар: "Ак Барс Питрәч", "Рацин-Шәле", "Марс", "Газовик", "Питрәч азык-төлек корпорациясе", "Соя Колай", "Карповка" ярдәмче хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса