Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыш бабай юлга чыкты – алиментыңны түлә!

3 декабрьдән Татарстан суд приставларының район бүлегендә "Кыш бабай юлга чыкты - алиментыңны түлә!" акциясе башланды. Ул җәмәгатьчелек игътибарын алимент түләмәү һәм әлеге түләүләрне кайтарып алу эшен җанландырып җибәрүгә юнәлтелгән. Акция 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге төр башкару эшләре һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә тора. Суд приставлары Яңа ел алдыннан җәфа ата-аналарга балаларын искә алырга өнди. Чөнки балалары Яңа елдан могҗиза һәм теләкләренең үтәлүен бик тә тели. Бала өчен ата-анасы ягыннан кайгырту һәм игътибар бик мөһим нәрсә.
Ел башыннан суд приставларында алиментны кайтарып алу буенча 274 башкару кәгазе була. Бүгенге көнгә, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, 135е буенча эш тәмамланган. Димәк, шул кадәр бала теләге үтәлгән яки үтәләчәк.
Ай дәвамында суд приставлары Кыш бабай вазифаларын үз өсләренә алачак: бәйрәм алдыннан ата-ана мәхәббәтеннән һәм игътибарыннан мәхрүм калган балалар закон нигезендә үзләренә тиешле алиментларын алыр өчен барлык чаралар күреләчәк.
Суд приставлары хезмәтендә эшләүчеләр алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең өйләренә барачак. Аларның милек хәлен тикшерәчәк, җавапсыз әтиләргә балалары булуын исләренә төшерәчәк, ата-ана бурычыннан баш тартучыларга җинаять җаваплылыгы барлыгы турында кисәтү ясаячак.
Моннан тыш акция кысаларында суд приставлары оешма бухгалтерияләрен дә тикшерәчәк. Алар бурычлыларның хезмәт хакыннан алимент тотып калу дөреслеген, вакытында һәм тулысынча күчерүне карап чыгачак.

Врезка: Быел алиментлар түләмәүче 86 дан артык кеше Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукыннан мәхрүм ителде. Бу турыды карарлар кабул ителгән. 5 бурычлының милкенә арест салынган, 33 башкару эше буенча бурычлылар алиментларын үзләре теләп түли, 27 бурычлыны эзлиләр. Соңгылары балаларыннан һәм суд приставларыннан качып йөри. Алиментларын озак вакыт түләмәүче 5 тән артык кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса