Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПИТРӘЧТӘ, район территориаль сайлау комиссиясендә 18 мартта Россия Президентын сайлауларда тору урыны буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү пункты ачылды.

Ул район хакимияте бинасында урнашкан һәм 12 мартка кадәр ялларсыз эшләячәк, гаризаларны 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр тапшырырга була. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты сайлауларында сайлаучылар тору урыны буенча тавыш бирү өчен сайлау участогын алдан билгели ала. Моның өчен тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны кабул итү пунктларына, күп функцияле үзәкләр бүлегенә, "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша тапшырырга кирәк.

РАЙОНДА гражданлык-патриотик айлык кысаларында мәктәп укучылары, балалар, яшьләр өчен бик күп чаралар үтәчәк - ГТО нормаларын тапшыруның кышкы сессиясе, "Дан сиңа Ватаным!" хәрби-патриотик җырлар конкурсы, "Аҗаган" хәрби-патриотик уены, шулай ук күп сандагы тематик конкурслар, сыйныф сәгатьләре, ветераннар белән очрашулар. Спорт ярышлары да оештырылачак, шулай ук "Чаңгы юлы-2018" Бөтенроссия ярышлары узачак.

РАЙОН ЮХИДИ БҮЛЕГЕ үткәргән "Тоннель" оператив-профилактика чарасы барышында Казан-Шәмәрдән автоюлының 16 нчы километрында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның сигез очрагы ачыкланды. Аларга балаларны автокреслодан башка йөртү, тиешсез урында узышу, автомобильнең техник яктан төзек булмавы һәм тизлекне арттыру керә.

"ПИТРӘЧ" ир-атлар командасы Идел буе һәвәскәр лигада "А" дивизионында берничә уңышсыз уеннардан соң, "Интер" командасын 9:0 исәбе белән җиңде. Сабир Янов өч алка кертте һәм өч тапкыр пас бирде, шулай ук Рамил Исхаков өч тапкыр гол кертте. Безнең команда элеккечә, лидерлар арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса