Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

"ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ" РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫНЫҢ муниципаль этабында Кощак мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алинә Борһанова, район үзәге икенче мәктәбенең рус теле укытучысы Лилия Муллахмәтова һәм беренче мәктәпнең рус теле укытучысы Татьяна Фурсова финалга үтте.

"Педагогика дебьюты" номинациясендә Богородск мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мәхмүтова һәм икенче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Антонова финалга чыкты. Район этабында җиңүчеләр безнең районны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк, ул 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Алабугада үтәчәк.

ПИТРӘЧ ИКЕНЧЕ МӘКТӘБЕНЕҢ унынчы сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтшина Бөтенроссия мәктәп укучыларының рус теле буенча олимпиадасының региональ этабында призер дипломына лаек булды. Исегезгә төшерәбез, ул шулай ук рус әдәбияты буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында да призер булган иде. Олимпиадаларга аны педагог Раилә Гыйниятова әзерләде.

ШӘЛЕ "ТУРГАЙ" БАЛАЛАР БАКЧАСЫНЫҢ музыка җитәкчесе Гүзәл Сафина "Әдәби карта" конкурсы призеры булды. Конкурс "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары инициативасы буенча үткәрелде. Анда бөтен республикадан мәгариф хезмәткәрләре, журналлар укучылары катнашты.

"ҖӘҮҺӘР" ХАЛЫК ВОКАЛЬ-ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЕ Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Сафиуллин исемендәге II ачык халык иҗаты фестивалендә катнашты. Казанда С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда үткән фестивальдә бөтен республикадан вокаль-хор коллективлары һәм башкаручылар катнашты.

ПИТРӘЧ РАЙОНЫ БУЕНЧА ТР Дәүләт техкүзәтчелек бүлеге 15 гыйнвардан 7 мартка кадәр ЮХИДИ бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык хезмәте белән берлектә "Кар автомобиле - 2018" профилактик операциясе үткәрә. Әлеге операциянең максаты - машиналарның техник торышының хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен, техник куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәне саклауны тәэмин итү. Шул уңайдан дәүләт техкүзәтчелек бүлеге мондый төр автомобиль хуҗаларына үзләренең транспорт чараларын вакытында теркәргә, ягъни ел саен дәүләт техтикшерүе үтәргә, әлеге транспорт средстволары белән идарә итүгә билгеләнгән тәртиптәге таныклык алырга кирәклеген исләренә төшерә.

КҮН АВЫЛЫНДА күчмә кабул итү булып узды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова үткәрде. Анда кулланучыларга хокукларын һәм әлеге хокукларны ничек итеп якларга кирәклеген аңлаттылар. Кабул итүгә тугыз кеше килде. Алар барысы да тиешле сыйфатка ия булмаган техник яктан катлаулы товарларны сатып алу, таләпләр белдерү вакыты һәм тиешле сыйфатта булмаган товарларны кире кайтару, җиһазларны әзерләү һәм китереп бирү срокларын бозу мәсьәләләре буенча консультация алды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең мондый очрашулар үткәрүе традициягә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса