Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ҖИРЛЕ КПРФ БҮЛЕКЧӘСЕ КОММУНИСТЛАРЫ 7 ноябрьдә Октябрь революциясенең 99 еллыгы уңаеннан пикет үткәрде.

В.И.Ленин һәйкәле янында КПРФ әгъзасы итеп яңа гына сайланган өч питрәчлегә партия билетлары тапшырдылар. Аларның икесенең ата-анасына 47 ел элек 1969 елның 7 ноябрендә партия билетлары тапшырылган булган.

КОЛАЙ МӘКТӘБЕННӘН ЗАРИНА ХӘЙРУЛЛИНА ("Кулланучылар белеме алуда максатчанлык һәм активлык күрсәткән өчен" номинациясендә) һәм 1 нче мәктәптән Лилия Конторина ("Кулланучылар законын өйрәнүгә омтылган өчен" номинациясендә) укучылар өчен "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча Республика олимпиадасы дипломнары белән бүләкләнде.

10 НОЯБРЬДӘ хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнар хокуклары үтәлеше тәэмин ителеше һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан "Кайнар линия" телефоны эшли башлаячак. Гражданнарга бәхәсле хәлләрдә тулы мәгълүмат алуда ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Аппарат, ТР Хәрби комиссариаты, ТР адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8(843) 236-89-15, 236-40-17, 236-40-62.

БЕР ПИТРӘЧЛЕ үзендә булмаган вакытлыча яшәп торыр өчен билгеләнгән вагонны саткан. Ул интернетта ике вагон сату турында игълан урнаштырган. Бик тиздән сатып алучы да табылган. Алар үзара аларның бәясе турында килешкәннәр. Әмма чынлыкта исә, сатучыда әлеге товарлар булмаган. Ул кабат интернет ярдәме белән арендага вагон биреп торучылар турында белдерү эзләп тапкан һәм аларны төзелеш оешмасыннан арендага алган, аннан соң аны зыян күрүчегә саткан. Хокук саклау органнары килгәнче җинаятьче килешүдән кергән акчаларын тотып өлгергән.

УЗГАН АТНАДА ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 118 очрагын ачыклады. Өч шофер исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган. Безнең район территориясендә өч юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда зыян күрүчеләр дә бар, бер кеше һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса