Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    ТОРАК ЙОРТЛАР ТӨЗЕЛЕШЕ БУЕНЧА безнең район иң алдынгы позицияне биләп тора.

    Тагын бер күрсәткеч буенча безнең район алдынгылар рәтендә: эшсезлек дәрәҗәсе республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк. Әгәр дә республика буенча бу күрсәткеч 0,74 процент тәшкил итсә, безнең районда ул - 0,38 процент. Бу турыда Татарстан Республикасы икътисад үсеше министрлыгы хәбәр итә.

    РАЙОНДА "ЭКСТРЕМИЗМГА - ЮК!" айлыгы 2016 елның 1 сентябреннән 30ына кадәр, милләтара һәм конфессияара килешүчәнлекне көчәйтү, терроризм һәм экстремизм профилактикасы, шулай ук террористик һәм экстремистик идеологиянең чагылышына карата халыкның түземсезлек атмосферасын булдыру максаты белән узачак. Айлык кысаларында районда төрле чаралар узачак - мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, эш киңәшмәләре, бердәм республика дәресләре, конкурслар, белешмәлекләрне тарату, укучылар белән тематик әңгәмә һәм башкалар.

    РАЙОН ТОРАК ПУНКТЛАРЫ юлларын төзекләндерү дәвам итә. Район бюджеты средстволарына Күн авылы Тукай урамының 400 метр юлына вак таш җәйгәннәр. Монда ук район җитәкчелеге ярдәме белән яңа агым су үткәргечләр эшләгәннәр, чөнки элегрәк бу урамны берничә тапкыр "су баскан". Бу максатлар өчен 720 миллиметр диаметрлы һәм 12 метр озынлыктагы торбалар үзара салым программасы кысаларында җыелган акчаларга алынган. Барлык эшләрне дә тиз һәм сыйфатлы үткәрделәр, моның өчен Күн авылында яшәүчеләр район җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерә.

    ИРТӘГӘ, 3 СЕНТЯБРЬДӘ 19.00 СӘГАТЬТӘ район мәдәният йортында Галиәсгар Камал исемендәге театрның танылган драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Мулла" спектакле булачак. Драма ике пәрдәдән тора, 2 сәгать 20 минут дәвам итә. Керү - бушлай.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: