Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

БЕЗНЕҢ РАЙОН 2016 елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча республикада терлекчелек продукциясе (сөт, ит) җитештерү буенча өченче урында. Әлеге уңышка ирешүдә "Ак Барс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять кош караучыларының өлеше бик зур.

"КАРАВОН" РУС ФОЛЬКЛОР ФЕСТИВАЛЕ 29 майда Лаеш районы Рус Никольские авылында үтәчәк. Безнең районның "Калинушка" халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Елена Корябина) әлеге фестивальдә 21 нче тапкыр катнашачак. Алар белән "Изюминка" фольклор ансамбле (җитәкчесе Нина Силантьева) - "Айгөл" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр барачак.

"АҺӘҢЛЕ ТАТАРСТАН" һәм "Иске Казан - түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау туры Биектау районы Шәпше авылында үтте. Концертта Татарстан республикасының 29 районыннан 59 фольклор ансамбле катнашты.

Питрәч районыннан Шәле авылының "Зөбәрҗәт" фольклор коллективына һәм Пимәрдән Гөлсинә Идрисовага беренче дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды. "Пимәр тальянчылары" ансамбле һәм Пимәрдән Рәис Галәвиев икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Күннән "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле һәм Татар Тау Иленнән Сәлимә Хәсәнова актив катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнде.

ПАНОВКА БАЛАЛАР СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ УКЫТУЧЫСЫ Валентина Ямщикова "BRAVO CANTANTE!" Бөтенроссия педагогларның вокаль конкурсында өченче дәрәҗә лауреат булды. Ул Теләчедән Илһамия Нәҗметдинова белән җиңүне бүлеште. Алар дуэт белән "Суда балык" керәшен халык җырын башкарды.

ЯШЬ ПИТРӘЧЛЕ РУЗАННА ГАЗИЗҖАНОВА "Мини-мисс Татарстан-2016" республика балалар матурлык һәм талантлар конкурсында "Көмеш тавыш" номинациясендә җиңүгә ирешкән.

ПИТРӘЧ 2 НЧЕ МӘКТӘБЕНЕҢ БАСКЕТБОЛ КОМАНДАСЫ Азнакайда үткән гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында Бөтенроссия мәктәп спартакиадасының дүртенче этабында дүртенче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса