Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

БУ КӨННӘРДӘ "МАКС-ОЙЛ" ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторлары тәүлегенә бер сыердан 19 килограммнан артыграк сөт савып ала. "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ хезмәткәрләре алардан калышмый, алар 18,3әр килограмм сөт савып ала. "Абдуллин Х.С." КФХ да иң яхшылар өчлегенә керде, анда 17шәр килограмм сөп савып алалар. "Питрәч азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ һәм...

3 НЧЕ ТӨЗӘТҮ КОЛОНИЯСЕ БАШЛЫГЫ, эчке хезмәт подполковнигы Руслан Фәррахов хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкәне, төзәтү хезмәте идарәсе үсешенә зур өлеш керткәне өчен Россия федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең көмеш медале белән бүләкләнде. 3 нче төзәтү колониясе башлыгы урынбасары Тәлгать Минһаҗев ТР төзәтү хезмәте идарәсе органнарында мактаулы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ветераннар советы рәисе Юрий Лопоуховка да төзәтү хезмәте идарәсе үсешенә зур өлеш керткәне өчен кыйммәтле бүләк тапшырылды. Учреждение хезмәткәрләре Татьяна Кузьминага һәм Валентина Нижникка Россия федераль җәзаларны үтәттерү хезмәтенең Мактау грамоталары тапшырылды.

РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ СУД ПРИСТАВЛАРЫ ХЕЗМӘТЕ директоры Артур Парфенчиков Россия федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Питрәч районындагы бүлеге суд приставы Роман Ананьевка "Суд приставлары институты оешуга 150 ел" медале тапшырды.

23 МАРТТА 15.00 сәгатьтә РАЙОН ХАКИМИЯТЕНЕҢ КЕЧЕ ЗАЛЫНДА шәхси эшмәкәрләр, сәүдә предприятиеләре һәм җәмәгать туклану предприятиеләре хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үтә. Объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, салым законнарындагы үзгәрешләр, куллану базары торышы мәсьәләләре каралачак. Әлеге чара прокуратура, салым органнары, дәүләт алкоголь инспекциясе, санэпидкүзәтчелек, янгын һәм башка хезмәт вәкилләре катнашында узачак.

ПИТРӘЧНЕҢ "СКАЗКА" БИЮ КОЛЛЕКТИВЫ Бөтенроссия фестиваль-конкурсында призер булды. "Бәллүр йолдызчык" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы - бу хокук саклау органнары һәм дәүләтнең башка структуралары гаиләләренең сәләтле балаларын хуплауга юнәлтелгән үзенчәлекле проект. "Бәллүр йолдызчык-2016" конкурсының беренче этабында Питрәчнең "Сказка" хореография коллективы да катнашты. Ирина Гришанина укучылары әлеге турда икенче урын алды. Аделина һәм Регина Зариповалар, Ангелина Никитина, Айгөл Бурсецкая, Ульяна Золина, Полина Лоза, Эвелина Золина, Зәлия Хәйруллина, София Ушанова һәм Эвелина Кузьмина дипломнар белән бүләкләнде.

РАЙОН ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА туган тел көненә багышланган күргәзмә ачылган. Монда Л.В.Бондаренко (Костакова) китабы буенча "Гомер көзе" күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин. Өченче күргәзмә Бөтендөнья җир көненә багышланган.

ЕЛ САЕН 24 МАРТТА Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Соңгы биш елда безнең районда туберкулез белән авыртучылар шактый кимегән, соңгы елларда үлү очраклары юк. Шулай да туберкулез белән авыручыларны ачыклау дәвам итә. Узган ел әлеге йогышлы авыру сигез питрәчледә ачыкланган, быел - ике кешедә. Әлеге авыруны соңга калып ачыклау - флюорография тикшерүен даими үтмәү. Медицина хезмәткәрләре әлеге куркыныч авыруны вакытында ачыклау өчен елга бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса