Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Кыш аномаль җылы булу сәбәпле, районда язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланачак

    Чәчүгә керешкәнче, аграрийлар орлыкларның сыйфаты турында ныклап кайгыртырга тиеш. Югыйсә, көз мул уңыш белән сөендермәячәк.

    Кыш аномаль җылы булу сәбәпле, районда язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланачак. Бу чорда аграрийлар өчен “Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән әйтем төп девиз булып тора.
    Люция Сираҗиева
    Чәчү алдыннан иң мөһим процедура – орлыкларны агулау. Сез гаҗәпләнерсез, әмма орлыкларны эшкәртү белән борынгы заманнарда ук – ким дигәндә, безнең эрага кадәр ике мең ел элек үк шөгыльләнгәннәр. Рим һәм грек игенчеләре өчен агу сыйфатында көл, зәйтүн сыгынтысы, суган һәм шулай ук кипарис яфраклары согы хезмәт иткән. Урта гасырларда орлыкларны патогеннардан саклау өчен хлор кушылмалары һәм диңгез суы кулланганнар. Бу уңышны югалтудан ышанычлы сакламаса да, культураларның авырулар санын бераз киметкән. Чәчү материалын агулауның нәтиҗәлелеге инде 300 ел элек фәнни яктан расланган. Ә хәзер бу аеруча актуаль. Безнең районда иң элек “Россельхозцентр” белгечләре чәчү алдыннан орлыкларга анализ ясыйлар һәм фитоэкспертиза үткәрәләр. Тикшеренүләрнең тулы картинасын алгач кына, алар агу төрен сайлап алу буенча киңәшләр язалар.
    - Хәзер иң мөһим моментларның берсе - чәчүлек материалын сайлау. Барлык орлыкларны да мәҗбүри тәртиптә шытучанлык, үсү көче, үсеш энергиясе буенча тикшерергә кирәк. Алар калибрланган, агуланган булырга тиеш. Сәламәт, инфекция белән зарарланмаган орлыклар юк, агулау бөртекле культуралар авыруына каршы көрәшнең бердәнбер чарасы булып тора. Бу иң авыр чорда – үсү вакытында һәм башлангыч чорда үсемлекләрне яклауны тәэмин итәчәк, - дип сөйли “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Питрәч бүлеге башлыгы Хәлим Миңнебаев.
    Район хуҗалыклары үзләренең орлык фондын яңартырга тырышалар. Безнең район басуларында үсемлекләрне зарарлаучы, чүп үләннәрен китереп чыгаручы корткычларга юл куймас өчен, орлыкларны барлык документлары булган ышанычлы тәэминатчылардан гына сатып алырга кирәк. Бу орлыкларның сыйфатына тулысынча ышану өчен, моңа лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә инанырга кирәк.
    - Район һәм республикадан читтә орлык сатып алучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары аларны безнең оешмада тикшерергә тиеш. Гомуми массада нәрсәләр булуын белеп булмый, - дип кисәтә Хәлим Миңнебаев авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: