Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышкы балык тотуның уңай яклары күп, дип ышандыра питрәчлеләр

Балык тоту – ул табигатьтә актив һәм күңелле ял. Еш кына күпләр өчен балык тоту шөгыле зур мавыгуга әйләнә. Безнең районда сулыкларда ел әйләнәсе балыкчыларны очратырга мөмкин.

Нигездә, күпләр җәйге балык тотуга өстенлек бирә. Махсус балык тоту җайланмалары, җылы кием-салым да сатып алып торасы юк. Шулай ук  кышкы балык тотуның да  уңай яклары юк түгел. Балыкчы боз өстеннән рәхәтләнеп йөри ала, ә җәен анда көймәдә генә эләгәсең.
Ноябрь - декабрь айларында елганы боз каплаган вакытлар балыкчылар өчен уңышлы санала. Март айларында соңгы боз астыннан балык тоту да уңышлы була. Ул вакытта балык ач була һәм актив чиртә. Әмма саклык чаралары турында да онытырга ярамый. Көз азагы һәм яз башында боз бик алдавыч була.
Гыйнвар аеннан февраль урталарына кадәр, гадәттә, сезон түгел, чөнки балык кышкы йокыга китә.
Тик шулай да җылы һавадан салкын һавага алышынган чорда балык  ярыйсы эләгә. Салкынаюны сизеп, кайбер балыклар актив туклана башлый. Мәсәлән, налим, алабуга, ерш һәм башкалар.
Кышкы балык тотуда иң мөһиме - җылы киенү. Өс-баш,  аяк киеме җылы һәм җиңел булырга тиеш.  Кайчагында яхшы урын эзләп, тирән кар ерып берничә километр юл узарга туры килә.

Рафаэль Шаһабиев, 73 яшь. Шәле авылы

- Без елга янында гына яшәдек. Кечкенәдән күрше малайлар белән балык тота идек. Кармаклар кулдан ясалган иде. Кармак энәсе - дәфтәр беркетмәләреннән иде. Шуны яхшы хәтерлим, без һәрвакыт өйгә  балык белән кайта идек.
10 яшемдә кышын балык тота башладым. Абыйларым мине Мишәгә барганда үзләре белән алалар иде.  Миңа боз тишәргә өйрәттеләр. Балыкны ничек һәм кайдан тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Минем  иң беренче тоткан балыкларым - густера, корбан балыклары иде. Шул вакыттан бирле мин балык тоту белән җитди шөгыльләнә башладым.
Көчле салкыннарга да карамастан, миңа күбрәк кышкы балык тоту ошый. Хәзер безнең өчен барысы да бар - махсус кибетләрдә теләсә нинди балык тоту җайланмалары, кием-салым сатып алырга була.
Мормышкага балык тотарга яратам, аңа балык яхшы эләгә. Элек Мишәгә генә йөрдек, чөнки төрле балык бик күп иде. Нигездә, ТатЦИК авылы янында һәм аннан  түбәнрәк, Бима авылы тирәсендә тоттык. Бервакыт дуслар белән  20 градуслы салкында  аннан җәяү өйгә кайттык, әле бит кулда балык тоту җайланмалары һәм  тоткан балык та бар. Хәзер безнең Мишәдә балык калмады диярлек. Элек  Мишә хәзергегә караганда күпкә чистарак та  иде. Без инде 20 елдан артык Камага йөрибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса