Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

КОЛАЙ АВЫЛЫ КИТАПХАНӘСЕ (мөдире Наталья Хоменко) “Китапханәләр эшенә инновацион караш” Халыкара конкурсында җиңү яулады. Китапханәгә бу җиңүдә хезмәткәрләр, укучылар һәм волонтерлар ярдәм итте. Конкурска тәкъдим ителгән “Мәдәни волонтер” дип аталган эш эксперт тикшерүе үтә һәм оештыру комитетыннан уңай бәяләмә ала. Шушы көннәрдә китапханә волонтерлык темасына чаралар әзерләүләре өчен “Ел китапханәсе-2018” конкурсы финалисты-лауреаты була. Ул “Балаларга укулар” электрон журналы “Paulsen” нәшрияты, “КомпасГид”, “Питер”, “Самокат” нәшрият йортлары һәм “Юность” журналы ярдәме белән үткәрә.

БАЛАЛАР ИҖАТ ЙОРТЫНДА лего-робототехника буенча  район ярышлары үтте. Аларда район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, Колай мәктәбе укучылары һәм Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Барлыгы биш команда чыгыш ясады. “Эзләү траекториясе” конкурсында  беренче урынны Андрей Алексеев алды, “Кегль ринг” номинациясендә  - Нурфиз Каюмов, “Сумо роботов” номинациясендә  - Данил Соколов, “Роботлар көрәше”ндә  - Даниил Давыдов, ул “Ирекле модельләштерү” конкурсында да  беренче урын алды. Беренче урын алган барлык балалар да  -  Питрәчнең беренче мәктәбе укучылары һәм балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр.


РАЙОН АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯСЕНДӘ өч административ беркетмә каралды. Аның нәтиҗәсендә Питрәчнең өч кешесенә төзекләндерү кагыйдәләрен (участокларында төзелеш материаллары һәм чүп-чар өеп куйган өчен) бозган өчен  икешәр мең сум штраф салынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса