Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

КАЗАНДА республика олимпиадаларында җиңүчеләрне, Бөтенроссия мәктәп укучыларының предмет олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар һәм аларны әзерләгән укытучыларын хөрмәтләү тантанасы үтте. Анда район үзәгенең икенче мәктәбе укытучысы Лидия Александрованы һәм укучы Айгөл Әхмәтшинаны бүләкләделәр.

 

“Скорлупино” ФЕСТИВАЛЕ “ДИВО РОССИИ–2018” V фестиваль-конкурсында Идел буе федераль округын тәкъдим итте. Әлеге иҗади конкурс  Россия халкын  кабатланмас табигый объектлар һәм илебезнең  истәлекле урыннары белән таныштыру өчен оештырыла. Эксперт Советы  Идел буе федераль округы буенча “ДИВО РОССИИ–2018” V фестиваль-конкурсы җиңүчене инде билгеләде. Жюри карамагына  152 проект эше тәкъдим ителде. Питрәчнең “Скорлупино” фестивале, Татарстанның бердәнбер фестивале Идел буе федераль округында  беренче урын алды. Конкурс финалы 28–29 майда Мәскәүдә үтәчәк. (6+)

 

ПИМӘР АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНЕҢ башлыгы итеп Рамис Рәшитович Гыйматдинов билгеләнде. Ул 1990 елның 30 августында Иске Йорт авылында туа. Пимәр урта мәктәбен, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясен тәмамлый. Питрәч аграр яшьләр берләшмәсендә, аннан соң А.Р.Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгында инженер булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X