Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Район яңалыклары

КАЗАНДА  республика һөнәри осталык конкурсында  АПК хезмәткәрләре арасында  һөнәре буенча иң яхшыларны ачыкладылар. Конкурс  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган “Авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында үтте. Конкурска 300дән артык гариза тапшырылды. Иң яхшы 120се турыдан-туры катнашуга сайлап алынды. Алар арасында питрәчлеләр дә бар – Артем Клещеев, Ләйлә Мифтеева, Фәнис Ибятов, Илназ Мөхәммәтҗанов, Илнур Әхмәтҗанов.


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ указы белән Аркатау авылы территориясендә карантин игълан ителде, бу төлкеләрдә котыру авыруы арту белән бәйле. Кешеләрне һәм йорт хайваннарын кыргый яки сукбай хайваннар тешләгән очракта яки котыру авыруы шиге булганда район ветеринария берләшмәсенә  бу турыда хәбәр итәргә кирәк. Республиканың барлык ветеринария станцияләрендә дә котыруга каршы бушлай прививка ясыйлар. Бу авыру профилактикасының иң нәтиҗәле ысулы. Белгечләр моңа аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә.


ПИТРӘЧ БЕРЕНЧЕ МӘКТӘБЕ укучылары командасы (химия укытучысы Әмир Мулләхмәтов  җитәкчелегендә) республика яшь химиклар турнирында дүртенче урын алды. Укучыларның берсе, Екатерина Шатаева, конкурс лауреаты булды.


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧЕМПИОНАТЫ кысаларында  узган уеннарда “Питрәч” ир-атлар командасы үз бозларында  Буаның “Арктика” командасы белән очрашты һәм  көндәшләрен  10:3 исәбенә җиңде.


“ПИТРӘЧ-2006” КОМАНДАСЫ Идел буе федераль округы беренчелегендә ике уен үткәрде. Питрәч бозында үткән ике матчта да безнең хоккейчылар  Пензаның “Дизель” командасына 3:8, 2:7 исәпләренә җиңелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса