Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

КОЩАК АВЫЛЫННАН “ЗАГУДНИЦА” ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЕ Ульяновск шәһәрендә үткән “Васильев день” төбәкара фестивале лауреаты булды. Фестивальдә барлыгы Идел буе федераль округының биш төбәгеннән фольклор ансамбльләр катнашты.

ПИТРӘЧ ИКЕНЧЕ МӘКТӘБЕНЕҢ ике укучысы Искәндәр Мифтахетдинов (Аида Гыйләҗиева)  һәм Камил Демьяненко (Илсөяр Гыйсмәтова) республика мәктәп укучыларының  инглиз теле буенча “Олимпка юл”  олимпиадасы призерлары булды. Питрәч беренче мәктәбе укучысы Екатерина Шатаева (Валентин Егоров) һәм  Татар Тау Иле мәктәбе укучысы Алмаз Рәимов (Зөлфия Җиһаншина)  химия буенча шушы ук олимпиадада призер  булды.

РАЙОН АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ  гражданнар җыеннары башланды. Бүген ул  Янсуар һәм Татар Казысы, иртәгә  - Керәшен Сәрдәсе һәм Чыты авылларында үтәчәк.  25 гыйнварда  -  Татар Тау Илендә һәм  Пановкада, 28 гыйнварда – Кибәчтә һәм Кәвәлдә, 29 гыйнварда  - Ленино-Кокушкинода, 30 гыйнварда  - Күн һәм Питрәчтә, 31 гыйнварда  - Екатериновка һәм Шәледә, 1 февральдә  - Колайда һәм Богородскта, 4 февральдә җыен Пимәр һәм Белкинода, 6 февральдә  Шигали һәм Кощак авылларында узачак.

ШӘЛЕ МӘКТӘБЕНЕҢ бишенче-җиденче сыйныфы укучылары  изге эшләр атналыгы үткәрде.  Алар  авылның берничә  ветеранына йорт яны территорияләреннән кар көрәргә булышты, шулай ук алар  Шәле авылының  ике  очын тоташтыручы күперне кардан, боздан чистарттылар. Моннан тыш, мәктәпнең тимурчылар отряды һәм аларның кураторлары шефлыктагы ветераннарга  йорт эшләрендә дә даими ярдәм итеп тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса