Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПИТРӘЧЛЕ ФӘРХӘТ ФӘЙЗУЛЛИН Алексеевскийда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында катнашты. Көрәш буенча күпләгән титуллар иясе 100 килограммнан югары үлчәү категориясендә кабат республика чемпионы булды.

БЕЗНЕҢ “БӨТЕНРОССИЯ СКОРЛУПИНО ФЕСТИВАЛЕ” проекты “Диво России–2018” V туристик видеопрезентация фестиваль-конкурсының Бөтенроссия финалында “Вакыйгалы чара” номинациясендә икенче урын алды. Проектларны  яклауга эксперт советы карамагына  40  төбәктән сигез конкурс номинациясендә 74 видеопрезентация тәкъдим ителде. Иң яхшы проектлар округ этапларында сайлап алынды. Фестиваль-конкурста  катнашу өчен барлыгы 700гә якын видеопрезентация җибәрелгән иде.

 

РАЙОН АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ Сабантуйга әзерлек бара. Быел питрәчлеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе Питрәчтә 16 июньдә  узачак. Күңел ачулар наратлыкта булачак. Авылларда Сабантуй 17 июньдә үтәчәк. Казанда һәм Яр Чаллыда бәйрәм 23 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса