Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыстыбый рецепты

Кыстыбый (бүтәнчә күзикмәк):

Камыр: 
1 йомырка; 
1 стакан сөт яки су; 
50 г атланмай; 
1 чәй кашыгы тоз; 
1аш кашыгы майонез; 
он 

Эчлек: 
1 кг бәрәңге; 
1 стакан сөт; 
50 г атланмай; 
1 суган; 
тоз, борыч 

Эш барышы: 
1. Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөзәргә. Кайнар сөт, атланмай, тоз, борыч салып төяргә. Кыздырып суган салырга. Эчлекне тастымал белән төреп куярга, суынса якканда читен була. 
2. Төче камыр әзерлибез. Савытка йомырка, сөт яки су, атланмай, тоз салып болгатабыз, бераз майонез салсаң йомшаграк була. Аннан он өстәп кулга ябышмый башлаганчы камыр басарга, 20 минут ял иттерергә. 
3. Камырны берничә кисәккә бүлеп, юка итеп җәяргә. Җәемнәрне майланмаган табада ике ягын да пешерергә. Суынмасын һәм кипмәсен өчен тастымал белән каплап куярга. 
4. Җәемнәрнең яртысына җылы эчлекне ягып икенче ягы белән капларга. 
5. Кыстыбыйны эрегән сыер мае белән майларга. Табынга җылы килеш чыгарырга. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар