Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлбәден авылында Герой Петр Гаврилов истәлегенә бюст ачу тантанасы узды

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Питрәч районы Әлбәден авылында Совет офицеры, майор, Брест крепосте сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бюстын ачтылар.

Герой бюсты аның кече ватанында, Әлбәден авылында, Гаврилов исемендәге музей янында урнашкан. 

Брест ныгытмасының бер кисәген ясау (Гаврилов аны саклауда катнашкан) һәм солдатлар калдырган язулар белән тулыландыру идеясе бар иде, - дип сөйләде эшнең авторы, сынчы Артур Давыдов. 

Тантанага район авылларында яшәүчеләр, мәктәп укучылары, шулай ук авыл кешеләре җыелды. Алар арасында - Михаил Барматунов. Ул 1968 елда авылга Петр Михайлович килгәне турында сөйләде. 

Ул халык, укытучылар, укучылар белән аралашты. Миңа ул вакытта 10 яшь иде. Петр Михайлович Брест крепосте өчен барган сугышлар турында сөйли, дуслары, туганнары, яшьтәшләре, авылдашлары белән очрашудан шатлык белдерә иде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, майор Гаврилов батырлыгы - ныклык, һәм кыюлык символы. 

Без балаларыбызны шундый геройлар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Аның Ватанга карата мәхәббәте, сугышларда күрсәткән батырлыгы - яшьләр өчен лаеклы үрнәк, - диде Рөстәм Нургалиевич.

Чарада шулай ук Беларусь Республикасы илчесе Виктор Щетько катнашты. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм бюст астына тере чәчәкләр куйдылар. 
 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса