Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның 120 еллыгы уңаеннан онлайн-чара узды

«Әлеге искиткеч музей өчен зур рәхмәт»

Санитар-эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, чараны онлайн форматта үткәрергә булдылар. Чарада район артистлары һәм ансамбльләре, шулай ук Казаннан чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Безнең районга бәйрәм уңаеннан ТР керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитет җитәкчесе һәм идарәсе рәисе урынбасары Людмила Белоусова, «Бәрмәнчек» ансамбле директоры Артур Поляков, «Туганайлар» газетасы мөхәррире Юлия Губина һәм «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев килделәр.
- Шундый искиткеч музей булдырганнары һәм аны тәртипкә китергәннәре өчен Питрәч районына зур рәхмәт, - диде Людмила Белоусова. Шулай ук ул район җитәкчелеге һәм музей хезмәткәрләренең мемориалны популярлаштыру өчен зур эш башкаруларын билгеләп үтте.
Чыгышы ахырында Людмила Белоусова керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы исеменнән музей җитәкчелегенә методик ярдәм һәм аерым бүләк – музейны алга таба үстерү өчен ноутбук тапшырды.

Петр Гаврилов батырлыгы истәлегенә Әлбәден авылында бюст рәвешендә һәйкәл куелачак. Бу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X