Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әлбәден» хәрби уеннары» фестивалендә 14 меңнән артык кунак булды

Брест крепостеның Көнчыгыш фортында сугышны күрсәтү гаять мавыктыргыч үтте.

АЛАР АРТИСТЛАР ТҮГЕЛ, Ә РЕКОНСТРУКТОРЛАР

Реконструкторлар тарихны җентекләп  өйрәнә  һәм шуңа да алар тамашачыга иң мөһим вакыйгаларны дөрес итеп тапшыра алалар. Аларның төп идеясе - сугышның беренче көнендәге вакыйгаларны халыкка җиткерү иде.

Үзләренең хәрби бурычларын үтәгән солдатларның батырлыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Моның өчен Ватаныбызның зур патриоты гына түгел, ә корал, шартлаткычларны да белергә кирәк. Фильмнарда бу җиңел кебек тоела. Чынлыкта һәркемгә катлаулы һәм куркыныч җайланмалар белән эш алып барырга туры килде, - дип билгеләп үтте Әлмәт шәһәренең эзләү отрядыннан Айдар Шакиров, сценарий буенча эшче-крестьян кызыл армиясе сапер бүлекчәсе солдаты.

Ул безнекеләрне уйнады. Әмма кемнәргәдер немец формасын кияргә һәм  кырның икенче ягында торырга туры килде. Шундыйларның берсе - Казанның «Цитадель» клубыннан Евгений Ильин.

Бездә армиядәге кебек. Олылар нәрсә әйтсә, шуны башкарабыз. Рольләрне җитәкчеләр үзләре теләгәнчә бүлә. Дөресен генә әйткәндә, мин бу рольне башкаруыма шат түгел. Әмма без тарихны кызыклы һәм чынбарлыктагы кебек  күрсәтергә телибез, шуңа күрә без моңа барабыз да инде. Икенче яктан, алар да шундый ук солдатлар булган бит. Үтерергә теләмәсәләр дә, баш командующий боерыгы барыннан да өстенрәк  булган, - дип аңлатма бирде ул.


1941 ЕЛНЫҢ 22 ИЮНЕНДӘ СУГЫШНЫҢ БЕРЕНЧЕ СӘГАТЬЛӘРЕ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Әлбәдендә импровизацияләнгән сугышлар иртә таңнан башланды. Иртәнге сәгать дүрт тирәсендә җирле халык һәм кунаклар Мишә елгасы ярына юнәлделәр, анда «Вермахт гаскәрләренең Көнбатыш Буг елгасын кичүе» дип аталган уеннар узды.  
Реконструкция көндез Көнчыгыш фортның Брест крепосте күчермәсе янында дәвам итте. Янәшәдә генә башка декорацияләр - Гаврилов капониры, Кобрин капкалары, блиндажлар һәм окоплар төзегәннәр. Сюжет линиясендә ватандашларыбызга кичерергә туры килгән фаҗиганең бөтен тирәнлеген тапшырдылар. Тик алар «Үлсәм үләм, әмма бирешмим! Хуш, туган илем» дигән девиз астында ахыргача көрәштеләр. 1941 елның 20 июлендә Брест крепостенда нәкъ шундый язу язылган була. Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов аның соңгы сакчысы була.

Көнчыгыш Фортны  юкка чыгарганнан соң,  калган сугышчылар белән хәрби байракны яшерергә карар итә. Алар аны подвалларның берсендә күмеп куялар. Аннары сугышчылар бер-бер артлы крепостьтан чыгарга хәл итәләр. Гаврилов берүзе генә кала, - дип аңлатма бирде сценарист Владислав Хабаров.


ПЕТР ГАВРИЛОВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР

Германнар 8 сәгать эчендә крепостьне алырга ниятләгән. Әмма кискен көрәш 3 атнага сузыла. Майор Петр Михайлович Гаврилов дошманга соңгы чиккә кадәр каршы тора. Көчле командирны бер айдан соң гына табып, әсирлеккә ала алганнар. Хәтта немецлар да аның батырлыгына соклануларын яшереп кала алмаганнар, майорга хәрби хөрмәт күрсәткәннәр.
Геройның батырлыгы турында авылдашлары яхшы белә. Алар сәхнәдәге вакыйгаларны аеруча дулкынланып күзәттеләр. Аларга  бит Гавриловны үз күзләре белән  күрергә насыйп булган.

Бу күптән булды. Мәктәптә барысы да Петр Гаврилов килүгә бик тырышып әзерләнделәр. Мин, ул чакта бишенче сыйныф укучысы идем, кызыксынып: «Ә кем ул?» - дип сорадым. Мине мондый сорау биргән өчен орыштылар да әле. Янәсе, белмәү оят, - ди Светлана Гобәева. – Үскәч мин үз мәктәбемдә укытучы булып эшли башладым. Гаврилов әйберләрен мәктәп музеена алып килгәннәрен дә хәтерлим. Соңрак аларны Үзәк музейга тапшырдылар. Без герой белән ике тапкыр очраштык. Аның тезләнеп, дружина байрагын үпкән вакыты әле дә күз алдымда тора, - дип истәлекләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

Бу аны пионерга кабул иткәндә ант биргән вакытта иде. Мин ул вакытта дружиначылар Советы рәисе буларак, аңа галстук бәйләдем, - дип ачыклык кертте Светлана Исаева.


БӨТЕН ГАИЛӘЛӘРЕ БЕЛӘН КИЛГӘННӘР






















Тамашачы реконструкторларны көчле алкышлар белән озатты. Күп кенә кешеләр 2019 елда беренче фестивальдә дә булганнар.

 Ике реконструкция белән чагыштырып карасак, барысы да сизелерлек үзгәргәнен күрәм. Декорацияләр, катнашучылар, техника һәм авиация саны арткан, - дип билгеләп үтте республика башкаласыннан килгән кунак Виктор Медведев.

Бу юлы казанлы бөтен гаиләсен: улын, киленен һәм оныкларын да алып килгән.

Балаларга Бөек Ватан сугышының нинди дәһшәтле булуын күрсәтер өчен килдек.  Аның нинди куркыныч булганын онытырга ярамый, ул башка беркайчан да кабатланмасын иде, - дип сүзне йомгаклады Анастасия Медведева.


ХАТЛАР, ЧАКЫРУ ПУНКТЫ, КЫР ГОСПИТАЛЕ

Тәнәфесләр арасында кунаклар интерактив мәйданчыкларда булдылар. Районның яшьләр үзәге чакыру пункты оештырды.

Теләгән кешеләргә медицина тикшерүе үткәрәбез. Буйны, авырлыкны, күзләрне тикшерәбез. Әгәр кеше яхшы әзерләнгән икән, аңа яраклылык турында документ бирәбез, - дип уртаклашты Яшьләр үзәге хезмәткәре Анна Гаврилова.

Күрше палаткада Киров шәһәреннән хәрби-кыр госпитале урнашкан. Күргәзмәдә операция залының интерьеры, госпиталь палатасы, йөздән артык медицина инструментлары тәкъдим ителде.

Барлык экспонатлар да чын. Күбесе сугыш урыннарында яки хәрби частьләр складларында бердәнбер нөсхәдә табылган, - дип билгеләп үтте Екатерина Емшанова.

Бераз читтәрәк Киров өлкәсе иҗтимагый оешмасы вәкиле Дмитрий Урман күргәзмәсе оештырылган иде. Ул кыр почтасын тәкъдим итте. Сугыш елларында туганнар белән фронтовик арасындагы язышулар, хатларның ничек язылуы һәм җибәрелүе турында сөйли.
Бу көнне катнашучылар үзенә бер төрле тәэсирләр алдылар һәм әле озак вакытлар үз дусларына һәм танышларына күргәннәре һәм кичерешләре турында сөйләячәкләр. Һичшиксез, бу вакыйгада бер тапкыр булган кеше бирегә кабат килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса