Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әле һаман сызлый яралар

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 30 ел. Ун ел дәвамында совет солдатлары туган җирләреннән читтә, Азия илендә кызу кояш астында, таш-таулар арасында интернациональ бурычларын үтәгән.

Безнең яктан югалтулар да аз булмады, шул исәптән, дүрт якташыбыз бу җирдә һәлак булды. Николай Кирюшин, Евгений Перчков, Илдар Мәрхәбин һәм Геннадий Саликеев батырларча көрәшеп, дошман пулясыннан һәлак булганнар. Һәркайсы Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән, Питрәчнең дүрт урамы аларның исемен йөртә, шулай ук алар хөрмәтенә спорт ярышлары үткәрелә. Безнең районнан 140тан артык егет Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән, бүгенге көндә район территориясендә 79 Әфган сугышы ветераны яши.
Сугышчы-интернационалистларны искә алу, совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы көнендә, район мәдәният йортында тематик чара үтте. Фойеда бу датага багышланган күргәзмә оештырылган иде. Биредә кырыс сугыш елларыннан калган фотографияләр, шәхси әйберләр, газеталар күрергә була иде, питрәчлеләр боларның барысын да кызыксынып карады.
Әфган сугышчыларын бу дата белән район башлыгы Илһам Кашапов, хәрби хезмәт полковнигы Владимир Гузич һәм сугышчы-интернационалистлар оешмасы рәисе, кырыс сугыш елларын үткән Николай Болонкин котлады.
Алар Әфган Республикасы халкының мәнфәгатьләрен намус белән яклаган батыр хезмәтләре өчен якташларына рәхмәт белдерделәр. Кайберләрен район тормышында актив катнашканнары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Соңыннан район мәдәният йорты, музыка мәктәбе артистлары зур концерт куйдылар, ул барлык тамашачыларга да бик ошады.
Сугышчы-интернационалист Илгизәр Гыйләҗев, Илдар Мәрхәбин бертуганының кызы Илүзә берничә җыр башкарды. Җырлар шулкадәр күңелләргә үтеп керерлек булды, тамашачы күз яшьләрен тыеп кала алмады.
Әлеге чарадан соң Әфган сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, район хәрби комиссариаты, социаль яклау хезмәткәрләре һәм питрәчлеләр локаль сугышларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган мемориаль урнашкан Хәтер паркына юл алды. Биредә митинг узды, һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар, венок, чәчәкләр салдылар.
Бүген әфганчылар инде илле яшьтән узган ир-атлар, аларның күбесенең чәчләренә чал төшкән. Әлеге вакыйгалар узганга ничә ел булуга да карамастан, алар барысын да кичәгедәй яхшы хәтерли. Аларны онытырлык түгел, ди ветераннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса