Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлегә коронавирустан саклану хәерлерәк

Күпләр куркынычсызлык чараларына инде күптән кул селтәде, авырулар саны кими бара кебек. Әмма әле маскаларны иртәрәк салып ташламадыкмы икән?

Пандемиядән соң тормыш үз җаена, гадәти рәвешенә кайта башлады: кибетләр ачылды, без инде урамда махсус битлекләр кимичә генә йөрибез, ләкин шулай да авыру йоктыручылар турында ишеткәлибез әле, күңелдә борчу туа.

Татарстан Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны бар җирдә дә бер үк төрле түгел. 11 районда күрсәткечләр югарырак. Ә 7 муниципаль берәмлектә авыручылар саны республикадагы уртача күрсәткечтән шактый артык. Алар арасында, кызганыч, безнең район да бар. Район буенча статистика түбәндәгечә: узган атна эчендә авыручылар исемлегенә 10 кеше өстәлде. 6 июльгә районда куркыныч вирусны 89 кеше йоктырган, аларның 65е инде сәламәтләнгән, 21е хәзерге вакытта авырый, шуларның 14е – аны җиңел формада кичерә, өйләрендә генә дәвалана.
- Саклык чараларын үтәргә кирәк, чөнки авыру әле, аерым алганда, безнең районда саклана, - дип билгеләп үтте ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча идарәсе башлыгы урынбасары Галина Игнатьева. – Гап-гади кагыйдәләрне үтәгез. Кулларыгызны мөмкин кадәр ешрак юыгыз, бигрәк тә урамда һәм җәмәгать урыннарында булганнан соң. Теләсә нинди шартларда да кулларыгызны чиста тоту мөмкинлеге булсын өчен үзегез белән дезинфекция чаралары яки салфеткалар йөртегез, бүлмәгезне даими рәвештә җыештырып, юып торыгыз. Кеше күпләп җыелган урыннарга барудан, бик кирәк булмаса, тыелып торыгыз! Әйе, паркларда һәм скверларда битлексез йөрергә була, тик үз гаиләгез әгъзалары белән булганда гына. Әгәр сез урамда йөргәндә, башка кешеләр белән очрашкансыз икән, аралашканда, битлек кисәгез яхшы. Бер-берегезне кочаклашып, үбешеп сәламләмләргә әле ашыкмагыз, - диде ул.
Коронавирус барлыкка килгәч, балалар COVID-19 белән авырмый яки аны, нигездә, җиңел формада кичерә икән диделәр, әмма вакытлар узу белән балаларның да авыруы, кайвакыт аны бик авыр кичергән очраклар да теркәлде. Шуңа күрә балаларыгызны һәм олыларны аеруча саклагыз.
Районда теркәлгән авыруларның барысы да диярлек контактлар аша йоккан, нигездә, авыру безгә шәһәрдән килә. Авыручылар йә Казанда эшләгән, йә аларга шәһәрдән туганнары кунакка кайткан, йә үзләре шәһәргә барып дуслары белән очрашкан. Хәзер Кощак, Көек, Питрәч һәм Пановка авылларында хәл аеруча катлаулы.
Сүз уңаеннан, сәүдә объектларында битлек һәм перчаткалар киеп йөрүне дәвам итегез, дистанцияне саклагыз. Хокук саклау органнары кагыйдәләрнең үтәлешен җентекләп күзәтә. Үз изоляцияләү чорында һәм бүгенге көндә безнең районда перчатка-битлек режимын үтәмәгән өчен 622 административ беркетмә төзелгән.
Авыру белән аралашкан яки авыру кеше белән элемтәгә кергән һәркем изоляцияне үтәргә тиеш.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса