Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлеге гаҗәеп матур бакчада ниләр генә юк

Питрәчтә яшәүче Валентина Алексеевна Зыкова һәм аның кызы Ольга Геннадьевна Гришанина үз ишегалларында җыйнак кына чын ботаника бакчасы булдырган. Анда нинди генә үсемлекләр үсми, аларны күреп таң каласың. Әлеге хатын-кызлар яраткан шөгыльләре турында куана-куана сөйләде, бакча буенча экскурсия оештырды, шулай ук Питрәч бакчачыларына киңәшләрен дә бирделәр.

Әлеге ишегалдына керүгә күңелләрне соклану хисләре биләп ала.

- Әнә теге почмактагы абаганы без урманнан алып кайтып утырттык, - дип сүзен башлады Ольга Гришанина. Ул әлеге бакчаның хуҗасы да, аны барлыкка китерүче дә. Бу эштә аңа әнисе ярдәм итә.

- Без монда 2010 елда күчеп килдек, ул чакта монда шакшы су чокыры иде, бөтен участокны чүп үләне баскан иде. Алардан бик озак котылдык. Аннан соң йортка янкорма ясадык, һәм фундаменттан зур ташларыбыз артык калды. Менә шулардан беренче зур чәчәк түтәлен ясарга уйладык та инде.

Әлеге гаҗәеп матур бакчада ниләр генә юк. Аларны санап бетерү мөмкин түгел. Лалә, роза, хризантема, канәфер, клематист, гортензиянең (сүз уңаеннан ул ачы туфракны ярата, анда ул купшы булып чәчәк ата икән) төрледән-төрле сортлары һәм хәтта, махсус кечкенә бассейнда нәфис төнбоеклар да үсә монда. Аларның янәшәсендә генә шифалы дару үләннәре - валериана һәм эхинацея дә үсә. Һәр түтәлнең үзенең микроклиматы, туфрак ваклатылган үлән - мульча белән капланган, ул дымны саклый, чүп үләннәреннән саклый. Мондагы һәр үлән бер-берсен тулыландырып тора. Мәсәлән, меңъяфрак үләне клематис чәчәкләренең тамырларын кызудан саклый. Монда адым саен зур кайгыртучанлык, ярату сизелеп тора.

- Элек берьеллык чәчәкләр утырта торган идек. Ә хәзер аларны утыртмыйбыз да диярлек, күпьеллыкларга өстенлек бирәбез. Нигездә, интернет аша заказ биреп алам, һәвәскәр бакчачылар белән аралашам. Нәрсәгә булса да заказ бирер алдыннан, үсемлекләрне үстерү шартларын өйрәнәм, бу турыда мәгълүмат туплыйм, - диде Ольга Гришанина. - Бакчачыларга нинди чәчәк үстерергә киңәш итүгә килгәндә, мин лаләчәләрне үстерсеннәр дияр идем. Алар минем яраткан чәчәкләрем. Аларның төрледән-төрле төстәгеләре бар. Алар бик тиз үсеп китәләр, өсләрен капларга да, күчереп утыртырга да кирәкми, бер урында 25 елга кадәр үсәргә мөмкиннәр. Лаләчәләрнең чәчәге бер-ике көн генә тора. Әмма алар айга якын күңелләрне сөендереп тора, чөнки алар чиратлашып чәчәк аталар - берсе ата, икенчесе коела бара.

Ольга Геннадьевнаның бакчасында башкаларда булмаган үсемлекләр дә үсә, ул алар белән лаеклы горурлана. Мәсәлән, агач сыман әрекмән һәм пионнар (соңгылары ике метрга кадәр җитәргә мөмкин).

Аларның бакчаларында башка үсемлекләр дә үсә. Теплицада - төрледән-төрле помидорлар, бер төрлесе өлгереп бетсә дә яшел кала, икенчеләре биек яфраксыз куакларда тәлгәш-тәлгәш булып үсеп утыра. Сортлары шундый аларның. Әле тагын - кечкенә киви үсентеләре дә бар монда. Бакчаның бер өлешендә төрледән-төрле сорттагы кура җиләкләре үсеп утыра (аларның сарылары, каралары, аллары бар). Шулай ук мондагы җиләк-җимеш агачларын да санап бетерерлек түгел - биек булмаган алмагачлар һәм чия, сливалар. Гомумән, бакчаның бөтен җирендә тәртип. Күпчелек сортлар барысы да кәрлә агачлар, Ольга Геннадьевна агачларга кронны үзе формалаштыра.

Гришаниннарның зур йортында дүрт буын гаилә яши. Яшьләр вакытлары булганда олыларга участокта эшләргә булыша, дөрес, әлегә аларда зур кызыксыну юк. Күп кенә дуслары, танышлары, күршеләре аларның бакчаларындагы матурлыктан күңелләренә рәхәтлек ала, ә кайберләре әлеге бакчада үскән җиләк-җимешләрдән авыз итә. Мөмкинлек булганда, күчереп утырту сезонында хуҗабикә үсентеләрен башкалар белән дә бүлешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса