Ленино-Кокушкино авыл китапханәсендә әдәби квест узды
Ул бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Чара авыл китапханәсе, яшьләр үзәге һәм «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый оешмасы активистлары тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде. Квестта Ленино-Кокушкино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары,
сыйныф җитәкчесе Подряднова Юлия Владимировна катнашты. Балалар «Комета» һәм
«Казаки» командаларына үзләренең девизлары һәм капитаннары белән бүлештеләр, бирем белән 4 станция узды: команда капитаннары өчен "Китапны тап", кроссворд, «Таныш булмаган сүзләр» - иске сүзләрне дөрес итеп билгеләү, Толстойның «яшь граф» тормыш эшчәнлеге турында викторина. Биремнәрне узу
нәтиҗәсендә 37 баллдан алда «Комета» командасы җиңде. Чара «Россиядә доброволец һәм
Волонтер елы» һәм « Л.Н.Толстой елы" эгидасы астында узды. Татарстан Республикасында
"Толстой» дигән күргәзмә ачылды. Чарада барлыгы 27 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа