Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылында яңа парк ачылды

Очрашуларда парк концепциясе турында авыл халкы белән фикер алыштылар, төзелеш барышында аларның теләкләрен исәпкә алдылар

“Җәмәгать киңлекләре” республика программасы кысаларында яңа ял урыны төзелде.

Яңа парк 5000 квадрат метр мәйданда урнашкан. Биредә һәркем яраткан почмагын табачак. Балалар өчен – уен, олылар өчен – яшел зона, яшьләр өчен – спорт мәйданчыклары һәм тренажерлар урнаштырылган. Яктырткычлы фонтан паркка аеруча ямь өсти. Театр куелышлары, концертлар кую өчен сәхнә дә бар.
Эпидемиологик хәл аркасында, парк ачылган көнне кунаклар күп түгел иде, ләкин барысы да бәйрәм атмосферасында – җырлар, кызыл тасманы кисү, җылы котлау сүзләре белән узды. Район башлыгы Илһам Кашапов төзүчеләргә рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырды.
Җәен парк янында урамны яктырту, парковканы төзекләндерү һәм музей-тыюлыкка кадәр тротуар салу планлаштырыла.

“Детство” паркын ачу тантанасы Халыкара балаларны яклау көнендә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса