Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино мәхәлләсе имамы: “Без, имамнар, ни җавап тотарбыз?

Бисмилләһир рахманир рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил гәләмин. Үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ мөхтәрәм имамнар һәм мөселман кардәшләр.

Аллаһы Тәгалә безгә, имамнарга, Корьәни Кәримдә белгертә,17 сүрә "Якуб балалары" 71 аятьтә "һәрбер имам кыямәт көнендә үзенең мәхәлләсе өчен җавап тотар. Гамәл дәфтәре уң яктан бирелсә, алар шатланып укырлар һәм аларның урыннары җәннәт булыр" диелгән. Ә менә без имамнарга гамәл дәфтәре кайсы яктан бирелер икән? Билгеле сул яктан бирелсә без, имамнар, бик зур кайгыда булачакбыз.

Инде сәбәбен дә язып китим: Аллаһы Тәгаләбез безгә кече җәннәт бирде. Һәр мәхәлләдә мәчетләр бар. Алар даими эшләп тора. Мәдрәсәләр эшли, гыйлем алып гыйбадәт кыл. Хөкүмәтебез каршы килми, Президентыбыз үзе гает намазларына йөри. Аллага шөкер, без картларга, утын, печән әзерлисе юк, пенсияләребезне вакытында өебезгә китерәләр. Кибет тулы ризык, ни телибез шуны алып ашыйбыз, кибетләрдә хәләл ризыкларыбыз да күп. Бу бит Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Ә менә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ни җавап бирәбез соң? Менә монысы сорау. Мин үзем (риядан булмасын) инде 16 ел имам булып торам. Шушы еллар эчендә халыкка үгет-нәсыйхәт бирдем. Ләкин...

Хәзерге вакытта мәчетебезгә җомга намазына 5-6 кеше генә килә. Ә бит авылыбызда 1500 кеше үзен мөселман дип саный. Шунысы шатландыра, ике гаеткә 100-120 кеше килә. Ә бит җомга намазы ике гаеткә караганда саваплырак. Аннан соң җомга намазы уку ирләргә фарыз кылынды. Фарыз гамәле Аллаһы Тәгаләнең таләбе. Фарыз гамәлне үтәмәде икән, инде зур гөнаһлы, инкар иттең икән - кяфер.

Без, картлар, яшьләргә, улларыбызга, оныкларыбызга нинди үрнәк күрсәтәбез соң? Менә сорау. Акыл сатып улларыбыз һәм оныкларыбызга "тәртипле булыгыз" дибез. Ә алар безгә "Кара әле әти, кара әле бабай, үзең Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәмисең, акыл өйрәтеп утырасың" диячәкләр һәм әйтәләр дә. Йортта афәт, йә булмаса, фаҗига булса сәбәп эзлибез. Билгеле сәбәбе шул, Аллаһы Тәгаләнең кушканын эшләмәү. Өстәвенә имам өстеннән көлеп, җомга көнендә: "Әй хәзрәт, минем өчен дә укып кайт әле" - дип кычкырып калу. Аннан соң күп очракта: "Мин тәти, мин гөнаһсыз, мәчеткә йөрүчеләр гөнаһлы кешеләр, менә алар йөрсеннәр" - диләр. Сорау: Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһы Тәгаләбез сезгә "Сез гөнаһсыз намаз укымагыз, ураза тотмагыз, җомга намазына мәчеткә йөрмәгез" дигән справка бирдеме әллә? Бирелгән булса, әйдәгез мәчетебезне ябып куйыйк. Имам да кирәк булмас.

Инде атеист булдыгыз икән, балаларыгызга, оныкларыгызга васыятьнамә язып калдырыгыз: "Мин Аллаһыга ышанмадым" (дәлилен бирдем) өчесен, җидесен, кырыгын үткәрмәгез, мине тәһарәтсез, госелсез бер чүпрәккә төреп ташлагыз. Гаиләгезгә экономия булыр.

Әйе, билгеле, лаеклы ялга чыкмаганнар җомга намазына килә алмыйлар, сәбәп бар. Ә менә лаеклы ялдагыларга нәрсә кирәк соң, инде алдан яздым. Ләкин...

Лаеклы ялда булган кардәшебез вафат булса, без, имамнарга нишләргә соң? Кардәшебез җомга намазына йөрмәде (ә бит Аллаһы Тәгаләбез Коръәндә кисәтә "әгәр мөселман өч җомга намазын калдырды икән, йөрәктә бер кара тап барлыкка килер һәм алга таба зураер) диелгән. (Хатын-кызлар җомга намазыннан азат, әгәр килсәләр әҗер савабы зур). Шулай ук имам аңа Аллаһы Тәгаләнең һәм пәйгамбәребез сүзләрен җиткерде, ә ул аны үтәмәде.

Менә инде Аллаһы Тәгаләбез без, имамнардан кыямәт көнендә сорау алачак. "Бу гөнаһлы кеше гомер буе җомга намазына йөрмәде, әти-әнисенә дога кылмады, мин аңар фани дөньяда кече җәннәт күрсәттем, миңа рәхмәт әйтеп гыйбадәт кылмады, минем нәсихәтне җиткерү өчен сине җибәрдем, ләкин ул рәхмәтле булмады" диелгән. "Ә син аны белә торып, шәригать кушканча соңгы юлга озаттың" диячәк. "Ни өчен бу эшне эшләдең, нәрсә акчасына кызыктыңмы? " диячәк. Һәм гамәл дәфтәребез сул яктан биреләчәк. Менә без, имамнарга зур кайгы булачак.

Әйе, өстәвенә мәрхүмне озатканнан соң, кайгылары беткәннән соң" имам өстеннән көлеп, никахларын Казанга барып, йә булмаса башка җирдән мулла чакыртып укыталар. Балаларына исем кушканда да шулай эшлиләр. Сәбәп шул: имамнан гаеп эзләү. Мин инде 15-16 ел буе мәсхәрәдә булдым. Йә Раббым, сабырлык насыйп әйлә.

Мөхтәрәм җәмәгать, берәрегез җитәкчегә "Кара әле, минем өчен эшләп кайт әле," дип әйткәнегез бармы соң? Билгеле, җитәкче сезне эштән куар иде.

Без имамнарга нишләргә соң? Нигә Аллаһы Тәгаләнең фарызларын, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.вәс.)нең сөннәтләрен үтәмәгәннәр өчен үзебезне җәһәннәмгә әзерләргә соң? Безнең дә бит җәннәткә керәсе килә.

Нәтиҗә ясагыз, җәмәгать. Мин имам буларак мәхәллә алдында үз вазыйфамны үтәдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, ЛениноКокушкино, Укучы хаты

2
X